Музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гаян улы Хөсәенов вафат
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гаян улы Хөсәенов 66 яшьтә вафат. Ике бала әтисе, оныкларының яраткан бабасы, хатыны Наилә ханымның гомерлек юлдашы. Гаиләсе һәм иҗатташлары, милләттәшләре өчен авыр югалту.
1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында дөньяга килә. Биш йөзләп җыр авторы, театрлар өчен җитмештән артык спектакльгә көй, шулай ук инструменталь музыка язган шәхес.
Азат Хөсәенов иҗат иткән җырлар татар эстрадасының танылган җырчылары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зөфәр Билалов һәм башка артистлар башкаруында ишетергә мөмкин. Аның исеме, рухы җырларвнда, көйләрендә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев