Мыскыл итеп йөриләр кебек тоелды
Ул бөтен назын, мәхәббәтен миңа бирде.
Әнием ике балалы гаиләдә үскән. Дөресрәге, мине үстергән Фатыйма әнием. Тапканын Галимә дип әйтик...
Ике кыз булган алар (исемнәрен үзгәрттем). Әти-әниләре бер-бер артлы вафат булган. Кызның берсе читкә чыгып киткән. Начар компаниягә эләккән. Мине уйнаштан тапкан. Әтиемнең кем икәнен дә белмим. Хәер, аны Галимә әни үзе дә белми. Шәһәрдә берүзе, имчәк бала белән. Беркая эшкә алмыйлар, торырга урыны юк. Фатир хуҗасы балалы хатын кирәкми, дип куып чыгарган. Шул көннәрдә аны шәһәргә йомыш белән барган бер туганыбыз күреп алган. “Баланы Фатыймага алып кайтып бирче. Эшкә урнашып, бераз акча юнәткәч кайтып алырмын”, – дип Галимә әни мине авылга сеңлесенә биреп җибәргән.
“Иртән йокыдан да тормаган идем. Берзаман каты итеп тәрәзә шакыйлар. Куркып калдым. Шулай да тәрәзәгә бардым. Абый урамга чакырып чыгарды да миңа үрсәләнә-үрсәләнә елаган баланы тоттырды, – дип искә ала ул көнне Фатыйма әнием. – “Апаңныкы. Сиңа биреп җибәрде. Бераздан кайтып алыр”, – диде. Мәктәпне генә тәмамлаган елым. “Мин аның белән нишлим? Үземнең планнарым бар. Укыйсым килә. Кеше баласын карап утырасым түгел”, – дим. Абый кулын селтәде дә китеп барды. Мин синең белән басып калдым. Өйгә керсәм, төреп җибәргән чүпрәкләрең, киемнәрең юпь-юешь, үзең туктаусыз елыйсың. Мин нишләргә белмим. Шунда ашыйсы киләдер бу баланың, дип сөт бирдем, имезлек каптырдым, киемнәреңне алыштырдым. Тынычлап йоклап киттең”.
Ул вакыттан соң күпме сулар акты. Фатыйма әнием авылда минем белән калды. Укытучы булам, дигән хыялы күккә очты. Колхозда төрле эшкә йөрде. Яраткан егете икенче кызга өйләнде. Яратуы шуның кадәр генә булганыр, дип юатты үзен әнием. Шуннан ул бөтен назын, мәхәббәтен миңа бирде.
Үз әнием кайтканда миңа алты яшь иде. Берәр ай тирәсе авылда яшәде ул. Минем белән уйнаган да булды. Гарипләнүем дә аның аркасында килеп чыкты. Арба белән печән алып кайтып килә иде. Мине печән өстенә утыртты. Таудан арбаны тотып кала алмады, мин сусыз тирән елгага очтым. Тормышымны саклап калдылар, тик бөкрем чыкты. Галимә әни гарип бала белән нишлим мин, дип тизрәк шәһәргә чыгып шылу ягын карады. Мин аны башка күрмәдем. Фатыйма әниемә бик рәхмәтле мин, кеше арасында ким-хур итмәде, авыр сүз әйтергә, кимсетергә ирек бирмәде. Бик матур җырлый идем мин. Әнием безнең якта җырчылар юк, әтиең җырчы булгандыр, күрәсең, дия иде. Сәхнәдән төшмәдем. Йөзгә-биткә бик чибәр идем, тик буем үсмәде, гәүдәм дә чандыр иде, шуңа бөкрем дә бик нык сизелде. Егетләр игътибар күрсәтә башласалар, качтым. Мыскыл итеп йөриләр кебек тоелды. Фатыйма әнием вафат инде. Мине саклап ул да кияүгә чыкмады. Сорап килгәннәрне баласы булуга сылтап куа торды. Мин хәзер берүзем. Көндез эш белән, кичләрем клубта үтә, төннәрне үткәрә алмый тилмерәм. Ходай шундый язмыш насыйп иткән икән, аны мин генә үзгәртә алмыйм шул.
Кифая
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев