Наласа авыл җирлегендәге тәҗрибәне өйрәнергә Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр
Район ветераннар советының (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Утырышта урыннардан башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.
Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм озатып йөрде. Иң башта ул безне яшь гаиләләргә төзелгән биш йорт янына алып килде. “Менә бу йортлар дәүләтнең махсус программасы нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә төзелде. Йорт бәясенең 30 процентын гына түләү программасы бу, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – “Игенче” агрофирмасында эшләүче яшь белгечләргә төзелде бу йортлар. Менә тагын 5 йортка урын алып куйдык”.
Юл уңаеннан Наласа зиратына да тукталдык. “Үзара салым акчалары бик файдалы булды, – дип сүзен дәвам итте җирлек башлыгы. – 10 гектар җире булган зират бу. Үзара салым акчасына коймаларын өр-яңадан эшләттек. Наласа халкы өмәләргә килә, бергәләп җыештырабыз”.
Наласа балалар бакча-сының музыка залына үтәбез. Балаларның биюенә, сабыйларны төрле хәрәкәтләр ясап өйрәтеп торучы тәрбияче Рафия Гафуровага сокланып карап тордым. “Сез хореографмы әллә?” – дип сорамый кала алмадым. “Ю-ук, – дип елмайды Рафия ханым. – Шундый хыялыйдыр инде мин...”. “Сез ул биюләрне сайтлардан карап өйрәнәсезме?”. “Үзем уйлап чыгарам күбрәк, “шома бас”ларны...”. “Биергә яратасызмы?”. “Яратам!”. “Стажыгыз күпме?”. “17 ел. Тумышым белән Яңа Кырлайдан”.
– Без элек шундый кысан, тар бинада эшләдек, – дип сөйләде Наласа балалар бакчасы мөдире Гөлназ Абдрахманова биредәге уңайлыкларны, мөмкинлекләрне, грант конкурсларында откан уңышларны күрсәтә-күрсәтә. – Менә хәзер балаларыбыз, 41 балабыз бар, шундый матур, иркен бакчага йөри.
– Биредә эшләүчеләр бер йодрыктай бик бердәм коллектив, – дип мактады аларны авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна. – Без Наласада шундый балалар бакчасы булуына горурланабыз.
Бакчадагы уңай шартларны күреп, кызыгып, арадан бер ветеран, элек болай түгел иде, бәби буласы килеп китте.., дип көлдерде.
Наласа мәчетендә безне имам Зөфәр Нәҗметдинов каршы алды. Әлеге зур мәчет заманында шушы авылдан Васил Мифтахов рәислек иткән “Октябрь” колхозы хисабына эшләнә.
Бу турыда да сөйләшеп алдылар. Мәчеткә ремонт эшләнгән. “Мәчетләргә дә грант бәйгеләрендә катнашырга кирәк, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Отсаң, акчасы була, мәчетнең шартларын ныгыту мөмкинлеге бит бу. Менә бу бүлмәдәге парталар грант акчасына алынды. Менә, мәсәлән, 90 мәчет тә конкурста катнашса, отса, 90 миллион сум акча булыр иде”.
Ветераннар Наласа мәктәбендә, ФАПта, музеенда, мәдәният йортында, китапханәсендә, Урта Бирәзә мәчетендә, мәктәбендә, клубында булдылар. Һәркайсында сөйләрлек нәрсәләр күп. Грант акчалары, дәүләт программалары нигезендә башкарылган эшләр байтак. Иң мөһиме – тырышып йөргән авыл җирлеге башлыгы, авыл халкы үзе бар. Наласа ветераннар советы рәисе Камил Габдрахманов авыл, ветераннар тормышы турында сөйләде.
– Урта Бирәзә авылында 62 йорт бар иде, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – Нигез урыннары, буш йортлар күп иде. Мин мәктәптә 29 ел укыттым. Шуннан яшьләрне, укучыларымны җыеп, нәрсәгә шәһәр квартирында ятасыз, дәүләт программалары эшли, үз нигезегезгә кайтыгыз, йортлар салыгыз, авыл Арча белән янәшә бит, уңайлы, дип аңлаткач кайттылар. Хәзер менә авылда 102 йорт. 48 яңа йорт төзелде. Булганнарын яңарттылар. Читтән килеп йорт салучылар да бар. Авылга асфальт юл килә. Яшәү өчен уңайлы авыл.
Авыл дип тырышып йөргән авыл җирлеге башлыгына, ярдәм иткән эшмәкәрләргә, авыл активистларына, халкына һәм, билгеле, дәүләт программаларына рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев