erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласа балалар бакчасында – терроризмга юл юк!

Наласа балалар бакчасында да әти- әниләр белән даими рәвештә экстремизм, терроризм буенча аңлату эшләре алып барыла, тәрбиячеләр тарафыннан төрле профилактик чаралар да еш үткәрелә. 

                           

Наласа балалар бакчасында да әти- әниләр белән даими рәвештә экстремизм, терроризм буенча аңлату эшләре алып барыла, тәрбиячеләр тарафыннан төрле профилактик чаралар да еш үткәрелә.  Балалар бакчасы мөдире Абдрахманова Гөлназ Вагыйз кызы илебезнең тыныч булмавын искәртеп, терроризмга юл куймас өчен айлык план белән таныштырды , үзенең киңәшләрен җиткерде.

Безнең балалар бакчасында терроризмга юл куймас өчен нинди чаралар үткәрелә соң? Беренчедән, балалар бакчасының ишегеннән атлап керүгә, ата-аналар өчен стенд эленеп тора. Анда терроризм белән ничек көрәшергә, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә дигән темага күрсәтмәләр эленә. Уку ылы башыннан боерыклар языла. Җыелыш беркетмәсе нигезендә кем нәрсә өчен җавап бирә боерык белән таныштырылып кул куйдырыла. Икенчедән, балаларны тик үз ата-аналарына, гаилә әгъзаларына гына ышанып биреп җибәрәбез. Иртә кичен кем баланы бакчага китерә һәм алып китә шул кеше журналга кул куеп калдыра. Балаларын әти-әниләр үзләре ала алмаган очракта кем алырга тиеш икәненә гариза яза. Бу эш яңа уку елыннан башлана.Өченчедән, бездә бинага керү тәртибе саклана. Балалар бакчага килеп бетүгә сәг. 8.00 дә ишек  эчтән бикләнелә. Ишектә кыңгырау эленеп тора, без үзебез дә балалар бакчасына кыңгырау шылтыратып кына керәбез, чөнки барлык керү-чыгу ишекләре һәрвакыт ябык. Дүртенчедән, ата-аналар белән, шулай ук балалар белән режим вакытларында ,шөгыльләрдә терроризм турында әңгәмә корабыз. Тәрбиячедән башка балаларны кече тәрбияче  Гафурова Миләүшә Гомәр кызы дә саклый. Иртәнге сәгать 7 дә бүлмәләрне карап, тикшереп чыгабыз һәм ул көнгә берничә тапкыр кабатлана. Тәрбияче яки кече тәрбияче уен мәйданчыгында чит кешеләр, бүлмәләрдә шикле әйберләр  булмавын контрольдә тота. Кече тәрбияче балалар бакчасын бар яклап иртән- кичен күзәтеп чыга. Балалар бер генә минутка да игътибардан читтә калмый. Балалар бакчасында саклык чаралары күрелсә, әлбәттә инде баланың хәвефсезлеге өчен курыкмыйча, әти-әниләр балаларын балалар бакчасына тыныч күңел белән озата.

Әти-әниләр балаларын балалар бакчасына илткәндә күңелләрендә шик-шөбһә тудырмас өчен шушындый эчтәлекле җыелышлар үткәрү кирәк дип саныйм. Терроризм һәм экстремизм куркынычы янамаса да, һәрвакыт уяу торырга, бу мәсәләләр буенча коллектив арасында аңлату эшләрен алып баруны гел дәвам итәргә, ешрак җыелышлар үткәрү, аларны үткәргән вакытта беркайчан да контрольне югалтмаска кирәк.

Минемчә, терроризмны булдырмас өчен, дәүләт хокук органнары тырышлыгы гына җитми, безнең үзебезгә һәрвакыт сизгер булырга кирәк. Бүгенге көндә җирле хакимият тә, җәмәгать органнары да терроризм һәм экстремизмга каршы бар тырышлыгын, бар көчен куя. Безнең Наласа  балалар бакчасында да балалар, коллектив һәм ата-аналар белән зур эшләр үткәрелә. Шушы темага мультфильмнар кардык,“Без терроризмга каршы” темасына рәсем конкурсы уткәрдек . Билгесез солдат һәйкәленә экскурсия оештырдык.

Балалар бакчасы мәдәният йорты, авыл китапханәсе мөдирләре  белән дә даими элемтәдә торабыз.“ Дөньялар имин булсын” дигән теманы түгәрәк өстәл артында әңгәмә рәвешендә уздырдык.Соңынан алар балаларга терроризм һәм экстремизмның никадәр куркыныч икәнен бик күп  чаралар ярдәмендә аңлаттылар. Әкияти костюмнар киеп, сорау –җавап формасында , уеннар оештырдылар. Балалар асфальтка төсле бурлар ярдәмендә, тынычлыкның никадәр кадерле булын, матурдан – матур рәсемнәр ясап күрсәттеләр, бергәләп агач утырттылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар безнең киләчәгебез!Әлбәттә, бергәләп эшләгәндә, көчебезне туплаганда һәр явызлыкка киртә куярга мөмкин.

 

 

                                                       Гафурова Рафия Ансар кызы

                                                       I категорияле тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X