erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агач каргышы дигәнне укыган бар

Каен, җанашым, ниләр кичерде икән...

 

Безне сөендереп, 2020 елның язы килде. Сыерчыклар сайрый, төркем—төркем кыр казлары һаваларда очып, үзәкләрне өзә, күзләрдә яшь, ашарга эзләүләреме икән, әллә җәйне үткәрергә урын эзлиләрме? Быел нигәдер яшеллек күренми, элек кар астыннан яшел чирәм чыга иде, кояш та юк...

Тиздән каеннар яфрак ярыр, алмагачлар чәчәк атар. Җәй дә җитәр, җәйнең уртасы да... Ә ул вакытта инде каен сөберкесе җыя башлыйбыз. Каен себеркесе турында язарга иртәрәк булса да, язам әле. Җәен язарга вакыт булмас.

Җәй урталары узгач, мунчада чабынырга яратучылар каеннарның башын ашыйлар. Бер елны күрше авылдан трактор белән бер ир кеше килде. Безнең Чөмә Елга авылы кырыенда үсеп утырган бер каенны төптән егып салды бу. Ә хатыны саранча кебек тиз—тиз генә каенның ботакларын урырга тотынды, ире тракторга салып тора, эшне тиз тоттылар, аннан сыздылар. Каен җанашым ниләр кичерде икән... Бу ир белән хатынга каенның шифасы тидеме икән?! Каенны егучылар бер алар гына түгел бит. Ел да күпме каен башына җитәләр!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элек урманчылар печән арасындагы яңа тишелгән агачны әрәм итсәң дә, штраф сала иделәр. Әти бик курка иде мәрхүм. Агачның аскы ботагын сындыр, өске ботагына кагылма, ди торган иде. Безнең әни “Курсабаш”ныкы булгач, анда кунакка баргалыйбыз. Поезд юлын аркылы чыккач, Саба ягына борылабыз, тирә—юньдәге пөхтәлек, матурлык күзгә ташлана. Курсабашның зур биясен озык чыршылар бизәп тора, чит илгә эләккән кебек буласың. Ник бер агач егылып ятсын, ник бер Америка өрәңгесе булсын. Берүк җирдә яшибез, табигатькә караш нигә төрлечә?

Улым утырткан наратларның ботакларын пычкы белән кисеп, тунап ташлаганнар. Балам наратларны җәй буе су сибеп үстергән иде... Бер язмада “Нарат каргышы” дигәнне укыган идем. Аллам сакласын!

Фирдия Гафиятова.

Чөмә—Елга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X