erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни өчен даими рәвештә йокы килә?

Табиблар кайбер кешеләрнең даими йоклыйсы килүне аңлата торган 5 хәвефле сәбәпне билгеләп үтә.

Ә бит, даими рәвештә йокы килү җитди авырулар яки авыру халәтләр симптомына әверелергә мөмкин. Ниндиме? Әйдәгез, аңлашыйк:

1. Тимер кытлыгы

Кеше организмында гемоглобин кимергә мөмкин. Һәм бу хәл тимер җитмәүче анемияне китереп чыгарырга сәләтле. Бу очракта төп һәм мөһим сәбәпләрнең берсе, әнә шул даими йокы килү белән бәйле булырга мөмкин.

Гемоглобин бит организмның барлык тукымаларына кислород илтүдә актив катнаша, шул исәптән аны баш миенә китерә. Әгәр кислород җитми икән, баш начаррак эшли, арыганлык сизелә, ял итәсе килә, ягъни йокы килә. Әмма беренче симптомнар булганда ук үзеңә дарулар һәм витаминнар «билгеләргә» кирәкми. Табибка язылырга һәм кирәкле анализларны тапшырырга кирәк. Ә белгеч инде сезгә нәрсә – кирәк, ә нәрсә – юк икәнен хәл итәчәк.

2.Калкансыман биз проблемалары

Калкансыман биз кеше организмында матдәләр алмашы өчен җавап бирә. Ул мөһим гормоннар эшләп чыгара. Әлеге органның эше бозылса, йокы килү, ару-талу барлыкка килә. Кешенең хәтере начарлана, авырлыгы арта, чәч һәм тырнакларының халәте начарая.

Бу очракта эндокринологка язылырга, шулай ук анализлар тапшырырга, калкансыман бизнең УЗИларын ясарга кирәк.

3. Түбән басым

Кешенең басымы даими түбән булса, бу хәл гипотония дип атала. Авыру йөрәк-кан тамырлары системасы бозылган очракта барлыкка килә. Баш миенә, кан басымы түбәнәю нәтиҗәсендә, кислород җитешми. Нәтиҗә буларак, төшенкелек барлыкка килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гипотонияле кешенең чигәләре дә авырта, шулай ук ул хәлсезлектән җәфа чигә. Аның башы әйләнә һәм ул аңын җуеп та егылырга мөмкин. Мондый кешеләр тиз “кабынып китәләр” һәм ул башка кешеләргә караганда, стресс йогынтысына тизрәк бирешә.

Табиблар гипотониягә иң яхшы дәва - профилактика: актив яшәү рәвеше, сәламәт туклану һәм көн режимын дөрес үтәү, диләр.

4. “Тынычсыз аяклар синдромы”

Тыныч кына ята алмаучылар да бар - аларга һәрвакыт аяк, сирәгрәк - куллары белән хәрәкәт итәргә кирәк. Һәм ешрак төнлә. Шуңа күрә аларга тыныч йокы авыр бирелә. Мондый авыруның исеме бар - "Тынгысыз аяклар синдромы" дип атала. Ә ул 2-10% кешедә бар. Ул аяктагы күңелсез «мурашкалар» белән үрелеп бара. Ә бу «авыручы» әлеге “мурашка”лардан котылу өчен, аларны «селкетергә», даими рәвештә хәрәкәт итәргә һәм аяк-кулларны селкетергә мәҗбүр.

Табибтан ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәсәң, эш хәтта, гипотиреоз яки артрит белән дә бетәргә мөмкин.

5. Шикәр авыруы

Шикәр диабеты да йоклау теләге уятырга мөмкин. Бу чир кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе аркасында сизелә. Кеше сәламәт булганда, аның организмында глюкоза керү белән энергия күзәнәкләренә китерүче инсулин эшләнә. Һәм без көч-куәт тоябыз. Әмма диабетикларның барлык табигый процесслары бозылган. Читлекләр даими рәвештә инсулин җитмәүне сизә, шуңа күрә кеше гел йокы килү халәте кичерә.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/id/5b752458581d1a00a8302e54/pochemu-je-tak-hochetsia-spat-prichem-postoianno-5e29bcdadddaf400bbadec01?&utm_campaign=dbr&secdata=CLDa3Z39LSAMMICgAQ%3D%3D

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X