erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни өчен медицинага барырга телисең?

Табиб, шәфкать туташы булырга теләүче мәктәп укучылары өчен район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр” көне булды.

40лап укучы. Алар башта поликлиниканың өченче катындагы залга җыелдылар. Биредә алар район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, реаниматолог Ринат Урманов, невролог Азат Вафин белән очраштылар.

Очрашу башланганчы медицинага барырга хыялланган укучылар белән сөйләшеп алдык. “Мин Исмәгыйль Галиев булам, – дип таныштырды үзе белән Яңа Кенәр мәктәбеннән булачак студент. – 11нче сыйныфта укыйм. 9 сыйныфта медицинага омтылыш, ниндидер теләк туды. Биология һәм химия фәннәре белән күбрәк кызыксына башладым. Я балалар табибы, я стоматолог булырмын, дип уйлыйм”. Исмәгыйльнең янәшәсендә утырган кыз Гөлия Ибәтуллина шулай ук Яңа Кенәр мәктәбеннән. Сыйныфташлар. “Табиб булып эшләүче туганнарыбыз күп, – диде ул. – Мәсәлән, минем әтинең энесе дә табиб. Һәм менә мин дә медицинага барырга уйладым”. Әнисә Исмәгыйлева белән Гөлүсә Сәфәргалиева да шушы ук Яңа Кенәр мәктәбеннән, теләкләре – шулай ук табиб булу. 
 Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илнур Абдуллин: “Мин медицинага барырга дип 10 сыйныфта укыганда карар иттем, – диде. – Ни өчен? Чөнки мине медицина кызыксындыра. Ничектер күңелем шуңа ята”. Арчаның 5нче гимназиясеннән Инсаф Нургалиев: “Миндә балачактан   медицинага сәләт бар, – диде. – Куллар, бармаклар туры, барысын да дөрес эшлим... Мин шулай уйлыйм. Укуым тиешле югарылыкта”. Шушы ук 5нче гимназиядән Самат Салихов: “Без бер сыйныфта 24 бала укыйбыз, яртыбыз медицинага бара, – дип шаккатырды. – Мин хирург булачакмын”.

Очрашу башлангач, баш табиб Рифат Идрисов һәр укучыдан: “Кем булырга телисең?” – дип сорап чыкты. Күбесе, теш табибы булырга телим, диде. Бик сирәкләр генә хирург, нейрохирург, балалар табибы, невролог, акушер, офтальмолог, фельдшер булырга теләк белдерде. Район үзәк хастаханәсенең реаниматологы Ринат Урманов: “Берәү дә реаниматолог булам димәде”, – дип, үзенең яратып эшләгән һөнәре турында әйтеп алды. Бәлки реаниматолог булучылар булыр, әле алар бу һөнәр турында белмиләр дә. Ринат Урманов үзе дә   өченче курста укыганда гына реаниматолог булырга карар итә. “Ни өчен мин реаниматолог булдым?” – дигән сорауны куйды ул һәм: “3нче курстан соң реаниматология нигезләрен өйрәндем. Менә шуннан соң реаниматология белән кызыксынып киттем”, – диде.

Укучыларга: “Нәрсә өчен сез медицинага барасыз?” – дигән сорау да бирелде. “Кешеләргә ярдәм итәр өчен!”, “Балачак хыялым”, – дигән җаваплар ишетелде. “Кешеләргә ярдәм итәр өчен – менә монысы әйбәт җавап. Бу теләгегез булмаса, медицинага килеп тормасагыз да була, – диде Ринат Урманов. – Пластик операцияләрдә акча эшлиләр, стоматологиядә көрәк белән акча көриләр, дип уйлыйлар. Һөнәрне акча эшләү урыны дип сайларга түгел, ә иң мөһиме – эшеңне ярату кирәк. Һәр авыруга шәхси карарга. Ике бер төрле авыру була алмый. Әгәр дә сез тормышыгызны медицина белән бәйләргә уйлыйсыз икән – моңа әзер булыгыз. Медицина һөнәрен сайлыйсыз икән инде белемне гел арттырып торырга туры киләчәк. Табиб үзенең һөнәрен һәрдаим камилләштереп торса гына ул авыруларга кирәк булачак”. 

– Мин үзем балалар хирургы, – дип сүзне дәвам итте баш табиб Рифат Идрисов. – Баланың сәламәтләнеп, әти-әнисе янына йөгереп чыгуын күрүдән дә табиб өчен бәхетлерәк мизгелләр юктыр ул!
– Менә биредә утырган егетләрнең һәм кызларның (ә алар 40!) бер икесе генә булса да безгә эшкә кайтса, һәйкәл куяр идем, – дип көлдереп тә алды баш табиб. 

Арчадан 6нчы курста укучы Солтан Хәйруллин Казан дәүләт медицина университеты, студентлар тормышы белән таныштырды. 

Баш табиб Рифат Идрисов район үзәк хастаханәсе поликлиникасы һәм хастаханәсе турында сөйләде:
– Безнең стационарда 169 койка  бар, шуның 9ы реанимация бүлегендә.  Бездә терапия, хирургия, балалар, гинекология, акушерлык, бала тудыру бүлекләреннән тыш заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән районара йөрәк-кан юллары үзәге, районара травма үзәге, районара онкология үзәге, поликлиника, лаборатория, цифр-лы маммограф аппараты һ.б. халыкка хезмәт күрсәтә. Сез укып бетергәндә, 6-8 елдан соң, безнең хастаханә тагын да уңайрак, матуррак, куәтлерәк булачак. Узган ел 10 яшь табиб эшкә кайтты. Сезне дә, үзегез теләгән уку йортына кереп, уңышлы тәмамлап, безгә эшкә кайтуыгызны көтеп калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Булачак студентлар район үзәк хастаханәсе белән дә таныштылар. Кызыклы һәм файдалы сәяхәттән соң тамак ялгап алдылар. Арча сәнгать мәктәбендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар. Ректорның Арчага кайтуы үзе бер зур вакыйга булды. 

– Мин студентлар белән очрашканда медицина нәрсә ул дип сорыйм һәм шундый җавап ишетәм: медицина ул чирләрне дәвалаучы фән. Бу дөрес түгел. Медицина ул сәламәтлек, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турындагы фән, – дип сөйләде ректор Алексей Созинов. – Тормыш алга бара. Медицинада алга китеш бик зур. Нинди генә заманча җиһазлар юк хәзер. Алга таба медицина тагын да камилләшәчәк. Тормышыбызга роботлар үтеп керә башлады. Әмма кешене бернәрсә дә алмаштыра алмаячак! Уку йортларын тәмамлаган студентларның 93 проценты үз һөнәре буенча эшли. Мин моны нормаль хәл, дип саныйм. Медицинада белем генә түгел, кул белән оста итеп эшләү дә кирәк. Мәсәлән, шул ук стоматологияне алыйк, хирургияне. Табиб ул “рәхмәт”кә генә өмет итмичә, бөтен нәрсәгә дә әзер булырга тиеш. Шулай бервакыт бер баланы теш табибына алып киләләр. Табибтан чыкканда баланың әнисе “рәхмәт” сүзен әйттерәсе килеп, улым, табиб апайга нәрсә дип әйтергә кирәк, ди. Малай табибка борылып: “Апай, сез, кабахәт!”, – димәсенме! Ә бит стоматологларның эше җиңел түгел, көннәр буе кулларны өскә күтәреп, сузып, җәеп, кечкенә генә авыз эчендә могҗизалар ясарга кирәк”. 

Ректор Алексей Созинов студентларның уку белән беррәттән цифрлы технологияләр программаларын үзләштерүләре, эшмәкәрлек ысулларын өйрәнүләре, фәнни эшләр алып барулары, төрле конкурсларда катнашулары турында да сөйләде. 

Ректорга сораулар да бирелде. Хәрби сугышчан операциядә катнашучыларга, аларның балаларына укырга кергәндә өстенлек бармы, дип сорадылар. Бар, диде ректор. 

Районда медицина классларын ачу турында да сүз булды. “Бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел”, – дип, уңай җавап бирде район башлыгы Илшат Нуриев. 
Килде шундый замана: мәктәп укучылары (әллә әти-әниләре!) медицинага тартыла. Ак халаттан гына, җылыда. Эшсезлек янамый. Кайберәүләр медицинада акчаны “көрәп алалар” дип уйлый. Ә чынлап торып уйлый калсаң, кеше гомерләре белән бәйле авыр хезмәт бу. Бер ветеран укытучы болай дип сөйләгән иде: “Безнең әти сугыштан яраланып кайтты. Мин врачлыкка укырга барам дигәч әти, улым, гомереңне кан эчендә үткәрерсеңмени, диде. Әти госпитальдән белә аларның тормышын. Шуннан кире уйладым”.

Беренче курстан да “Бу минеке түгел”, дип китеп баручылар бар. Әмма берәүнең дә күңелен төшерәсе килми. Ректор әйтмешли, алга, бары тик алга! Көрәш һәм җиңү яула! Бу очрашулар, шәт, укучыларга файдага булгандыр. Күпме кызыклы мәгълүмат ишетте алар. Озын сүзнең кыскасы, иң беренче бурычың кешеләргә ярдәм итү булсын, “көрәп акча эшләү” түгел! Шул вакытта гына синнән яхшы табиб чыгачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев