erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ничек әнинең күзләренә карармын?

Гафу итә белергә кирәк икән.

Руль артына утырганыма ун ел инде. Бик яратам юлда йөрергә. Тирә-юньдәге табигатькә сокланып туя алмыйм.

Әмма бу юлы минем тирә-якка күз төшерерлек чамам юк. Үзем барам, үзем кул арты белән туктаусыз аккан күз яшьләремне сөртәм.

Авылга кайтып киләм мин. Күптәннән булган юк иде. Әни белән ачуланышып чыгып киткәнгә дә унбиш ел үткән. Нинди каты бәгырьле, мәрхәмәтсез нәрсә соң мин? Унбиш елга бер тапкыр шалтыратып та карамадым бит. Үзем әни булгач та аңа нинди авыр булуын сизмәдем. Ул башта шалтыратты, аннан хат язды, соңгы вакытта бер хәбәр дә бирмәде.

Йөрәгем түзмәде, бүген юлга чыктым. Ерак юлга. Берүзем. Авылга да ерак калмады. Якынайган саен йөрәгем сикерә. Ничекләр кайтып керермен? Ничек әнинең күзләренә карармын? Гафу итәр микән мине?

Мин әни белән әтигә бер бала үстем. Әни башка табарга теләмәгәнме, булмаганмы, анысын белмим. Яшьлегем белән сорамаганмын да. Начар яшәделәр, дип әйтә алмыйм. Мин әти кызы идем. Әни дә минем өчен нишләргә белмәде. Иркә бала булып үстем, яшермим. Нәрсә теләсәм, шуны алып бирәселәрен белеп, әле бер нәрсә, әле икенчесен сорадым. Ахырга таба таләп итә башладым.

Ахыры ничек беткән булыр иде, белмим, беркөнне әти юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Әнинең аны ничек яратканын шунда гына аңладым. Мин дә әтинең үлемен бик авыр кичердем. Еладым да еладым. Әни үз эченә кереп бикләнде, мин үз кабырчыгымда идем. Шуннан безнең аралар суына башлады. Укуга гамем калмады, соңгы елларың бит, укы, дип әни битәрләде, мин аның саен киреләндем.

Әмма ике арадагы болай да нечкәреп беткән җепнең өзелүенә башка нәрсә сәбәп булды. Әни икенче кешене очратты. Үзе әйтүенчә, беренче мәхәббәтен. Ул аерылган, ике баласы бар. Әни минем белән. Унберенче сыйныфта укыган вакытым иде. Соңгы кыңгырауга да күп калмаган. Беркөн икесе бергә кайттылар да, бергә яши башларга теләүләре турында әйттеләр.

– Синең рөхсәтеңне сорыйм, кызым, нәрсә дип әйтәсең, – диде әни.

Теге ир-ат миңа дип тә чәчәк бәйләме алып килгән, конфетлары да бар иде кебек. Чәчәген тотып аттым да, ишекне бәреп чыгып киттем. Ничек инде әтине алыштырырга була? Ул бит минем әти. Үлгән, дип тынычланырга кирәк түгел бит инде. Юк, гомеремдә дә гафу итмим әнине.

Мин башка өйгә кайтмадым. Әбиләрдә яшәдем. Әби аңлатып та карады.”Әниең яшь әле, аңа гаилә корырга кирәк”, – диде. Юк, киремә каттым. Әни ялынып килмәде, әби янында булгач, аның күңеле тыныч иде. Ә мин ничек кирәк алай имтиханнарымны тапшырдым да, авылдан чыгып киттем. Бөтенләйгә. Башка кайтмаска. Әтиемә хыянәт иткән кеше белән яшисем килмәде.

Ә менә бүген кайтам. Чөнки үзем әни хәлендә. Ирем вафат булып, кызым белән ялгыз калдым. Икенче кешене очраттым, яраттым. Әмма аңа кияүгә чыгарга кызым каршы. Әни каргышыдыр, дип уйлыйм, аннан гафу сорасам, ул мине кичерсә, Алллаһы Тәгалә, бәлкем, кызым күңеленә дә миһер-шәфкать бирер.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Өй каршына килеп туктагач, бер мәл тынсыз калып карап тордым. Ике яктан матур итеп агачлар утыртылган, түрдә бик матур йорт. Түргә үттем. Каршыма йөгерешеп ике малай килеп чыкты. Алар артыннан бер ир-ат пәйда булды. Ул миңа карады да,телсез калды. Аннан кинәт кенә борылып өйгә чапты.

Аңлап бетермәдем – ни булды бу? Кем булды? Йөзе таныш та кебек, юк та. Өйгә якынайдым. Шунда баскыч төбендә басып торган әнигә күзем төште.

– Кызым! – дип пышылдады аның иреннәре.

Нәкъ шулай диюен ишетмәсәм дә, аңладым. Күзләрендә шатлык балкый, әмма минем янга килергә базмый. Арттан бик каты итеп этеп җибәрделәрмени, “әни”, дип кочагына атылдым. Икәүләшеп елап бик озак басып тордык.

– Гафу ит, әни, мине. Үтенеп сорыйм, зинһар, гафу ит, – дидем мин аны кысып-кысып кочаклап.

– Сытасың бит инде, кызым, – диде ул сөенеченнән көлә-көлә. – Гафу иттем инде мин сине, кызым. Күптән гафу иттем. Син дә миңа рәнҗемә.

Шунда гына аның янында елмаеп басып торган кешегә күз салдым. Менә нәрсәгә йөгергән икән ул өйгә таба – әнидән сөенче алган. Теге вакытта өйләнешкәннәр, ике балалары туган. Тик әни еллар буе мине сагынып яшәгән. “Хәзер дөньям түгәрәкләнде, – диде ул. – Алып кайт монда кызыңны да. Бергә-бергә яшәрбез. Бөтенесен дә җайга салырга тырышырбыз”.

Менә шундый хәлләр. Хәзер уйлап куям – әгәр мин кайтышка әни исән булмаса?       Гафу итә белергә кирәк икән.

М. Хәсәншина,

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре