erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ничек телим, шулай йөрим” дип булмый хәзер

Самокатлар һәм гироскутерлар буенча яңа кагыйдәләр тормышка ашырыла башлады

1 марттан юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Хәзер аларда шәхси мобильлек чарасы дигән яңа төшенчә барлыкка килде. 
Шәхси мобильлек чараларында нинди тизлектә йөрергә рөхсәт ителә? Кайда йөрергә ярый, кайда ярамый? Бу сорауларны без Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимовка бирдек.
– Элек самокатлар, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар, сигвейлар һәм башкаларны нинди категориягә кертергә белми идек. Хәзер алар да транспорт чарасы булып санала. 
Мондый җайланмаларда  хәрәкәт итү өчен иң зур тизлек сәгатенә 25 километр.  Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә авырлыгы 35 килограмнан, шул ук вакытта шәхси мобильлек чарасы тизлеге җәяүлеләр агымы тизлегеннән артмаска тиеш. Шуны истә тоту мөһим: җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт итүнең барлык очракларында да җәяүлеләр өстенлектән файдалана. Караңгыда алар яндырылган фаралар яки фонарьлар белән хәрәкәт итәргә тиеш. Автомагистральләрдә йөрү тыела.
Шәхси мобильлек чарасында йөрүчеләр җәяүлеләр өчен булган сигналлар буенча эш итәргә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирергә тиеш. Машина юлының уң ягында гына һәм бер рәттә генә хәрәкәт итәргә мөмкин. Хәрәкәт итү процессында транспорт чарасын сул яктан узып китү, шулай ук урап узу катгый тыела.
 

– Балаларга, өлкәннәргә кайда йөрү рөхсәт ителә? Аерып аңлатып китегезче.
– Шәхси мобильлек чараларында йөрергә рөхсәт ителгән зоналар кешенең яшенә карап  аерыла. Әгәр бала 7 яшьтән кечерәк булса, ул өлкәннәр белән бергә генә тротуарлар, җәяүлеләр, велосипедлар юлларының җәяүлеләр хәрәкәт иткән ягыннан, шулай ук җәяүлеләр өчен булган урыннарда гына йөри ала. Балага 7-14 яшь булса, аның өчен хәрәкәт итү зоналары шул ук, әмма аның янында өлкәннәрнең булуы кагыйдәләр белән билгеләнми. Шхси мобильлек чарасында йөрүче 14 яшьтән өлкәнрәк булса, ул аның белән велосипед юлларыннан, велосипедчылар өчен полоса буенча хәрәкәт итә ала. Әгәр аның шәхси мобильлек чарасы авырлыгы 35 килограммнан артмаса, ул җәяүлеләр зонасы буенча да хәрәкәт итә ала. Тротуар һәм җәяүлеләр юлы буенча барганда шул ук авырлык таләп ителә һәм түбәндәге шартларның берсенең үтәлүе сорала: әгәр велосипед юлы яки велосипедчылар өчен полоса булмаса, алар булып та хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылмаса. Икенче шарт – шәхси мобильлек чарасында баручы шулай ук шәхси мобильлек чарасында хәрәкәт итүче 14 яшькә кадәрге баланы яки велосипедчыны озата барса. Өлкән кеше юл кырыеннан велосипед юлы, велосипедчылар өчен полоса, тротуар яки җәяүлеләр юлы булмаса яки булып та андый мөмкинлек тудырылмаса гына йөри ала. Өлкәннәргә шәхси мобильлек чарасында юлның уң ягы буенча хәрәкәт итәргә мөмкин. Дөрес, велосипед һәм велосипед юллары, шулай ук велосипедчылар өчен полоса, тротуар яки җәяүлеләр юлы, юл кырые булмаса. Яки булып та ниндидер сәбәпләр аркасында алар буенча хәрәкәт итәргә ярамаса. Әгәр юлда транспорт чараларына 60 километрдан да артмаган тизлек белән йөрергә, шулай ук велосипедчыларга хәрәкәт итәргә рөхсәт булса. Һәм дә шәхси мобильлек чарасы тормоз системасы, тавышлы сигнал, яктылык кайтаргычлар (алдан ак, яннарыннан кызгылт сары (оранжевый) яки кызыл, арттан кызыл төстәге), фара яки алда ак төстәге фонарь белән җиһазландырылган булса. 
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта нинди чара күрелә? 
– Юлларда “Шәхси мобильлек чаралары белән хәрәкәт итү тыела” дигән яңа юл билгеләре барлыкка килде. Әгәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозсалар, 800 сум штраф салына. Әгәр ул бу вакытта исерек тә булса, штрафы 1000 мең сумнан 1500 сумга кадәр. Транспорт чаралары хәрәкәтенә комачау тудырган очракта да 1000 сум штраф каралган. Светофорларга да үзгәреш кертелде. Әгәр светофор сигналында җәяүле силуэты күренсә, ул җәяүлеләр, велосипед кебек булса, велосипедлар өчен полосадан баручы велосипедчылар өчен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X