erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нина Шимина: Яшьләр сәясәтен Конституциядә беркетү — иң яхшы вариант

Татарстан Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Россия Конституциясенә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен камилләштерүгә мөһим адым булачак, дип саный. Шуңа күрә гаиләсе белән бергә тавыш бирергә килергә планлаштыра.

«Һәрвакыттагыча бөтен гаилә белән тавыш бирергә барабыз. Яшьләр парламенты әгъзалары да үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтәчәк, дип ышанам. Без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда «Яшьләр сәясәте» терминын Конституциягә кертүне сорадык», — дип сөйләде Нина Шимина.

Хәзер Россия Конституциясендә яшьләрнең һәм дәүләт яшьләр сәясәтен искә алу юк, өлкәне күп кенә федераль һәм төбәк законнары көйли. Норматив-хокукый актларның каршылыклар тудыруы проблема булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшьләр турындагы Конституциягә төзәтмәләр законнарны тәртипкә салырга һәм яшь кешеләрнең социаль үсеше, аларның сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуы өчен кирәкле шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Дәүләт яшьләр сәясәтенең Конституциягә юридик бәйлелеге аның мәгариф, мәдәни һәм спорт оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча үзара бәйләнешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X