erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нинди һөнәр сайларга, кем булырга?

Укытучыбыз – Гөлназ Нәҗиповна Сафиуллина 1 сентябрьдә мәктәпкә чакырды

Арчаның В.Ф.Ежков исе-мендәге 1нче мәктәбендә безнең егетләр укый торган 8 Б сыйныфына журналист һөнәре турында сөйләргә дәштеләр. 1 сентябрьдә класс сәгатенә һөнәрләр турында сөйләргә ел да мәктәпкә белгечләр килә. 

Быел район прокуроры Ринат Кәримов 10А сыйныфы,  район үзәк хастаханәсе терапевт-табибы Эльвира Хәкимҗанова 8А һәм 8В  сыйныфлары белән очраштылар. Алар үзеңне нәрсәгә сәләтле икәнеңне ачыклый белергә һәм шуны үстерергә, дөрес итеп һөнәр сайларга өйрәттеләр, үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Укучылар өчен кызыклы булды. 
Мин үзебезнең балалар укыган класска барып, журналист һөнәре турында сөйләдем. Укытучы дәшкәч, ничек каршы киләсең инде – безнең сыйныф бит ул! Яратам мин үзебезнең классны: малайларны, кызларны, сыйныф җитәкчесен. 1 сентябрь тантанасында да очраклы рәвештә яннарына туры килдем. Сагынышканнар... Артта егетләр и сөйләшәләр, и көлешәләр. Укытучылары: “Шыпырт, шауламагыз!” – дип әйтеп тора. Балалар шул...

Тантанадан соң бергәләп фотоларга төштек һәм икенче катка күтәрелдек. Җәй файдага үткән, үскәннәр, тәмам егет, җиткән кызлар булганнар. Укытучыбыз Гөлназ Нәҗиповна класска ни өчен килгәнемне әйтте. Аңлыйм яшүсмерләрнең хәлен, аларны кызыксындыра белергә, күңелсезләнергә ирек куймаска кирәк. Кыскасы, дәресне күңелле итеп алып барырга! Ә ничек итеп, анысы минем өчен яңалык түгел, чөнки өйдә шушы класста укучы игезәк ике малай үсеп килә. Кем әйтмешли, тәҗрибә бар...

Кечерәк классларда мәктәптә һөнәрләр күргәзмәсе булган иде. Шунда әзерләгән журналист һөнәренә багышланган төсле, көлкеле фотосурәтләрне алып бардым. Класс алдына кем ул журналист, дигән сорауны куйдым да, кулыма сурәтләрнең берсен алдым. “Менә күрәсезме, – дидем. – Тирләп-пешеп җан-фәрманга спортчы чаба, ә аны узып, мәтәлә-кадала кем чаба – журналист! Кулында видеокамера. Җитез спортчыны төшереп өлгерергә кирәк. Күргәнегезчә, журналист һәрвакыт алда булырга, вакыйгалар эчендә кайнарга, яңалыклар җыярга һәм шуны халыкка җиткерергә тиеш”. Журналист ул фотога, видеога төшерү өчен агач башына да менә, суга да керә дия-дия төсле рәсемнәрне көлешә-көлешә бергәләп  карадык... “Иң беренче әңгәмәгезне, менә рәсемдә күргәнегезчә, песи баласыннан ала аласыз”, – дип “киңәш” тә бирдем әле.
 

Журналист һөнәре ансат түгел. Бер көнне миннән берәү сорый: “Румия эшегез җайлы инде, җылыда ручка тотып кына утырасыз. Кызны сезгә эшкә урнаштырасы иде”, – ди. “Безнең дә тамакны бүрене аяклары туйдырган шикелле аяклар туйдыра, – дидем. – Без гел хәрәкәттә, яңгырда да, буранда да... Кич, иртән, ял көне дип тормыйбыз. Ирең көнче булса, эшли дә алмыйсың”, – дигәч, “О-о, юу-ук, андый эш кирәкми безгә”, – дип кулын селтәде. Берьюлы район вәкиле белән сентябрь аенда колхоз басуларын карап йөрибез. Соңыннан су буенда механизаторлар белән җыелышып чәй эчтек. Ә район вәкиле барган җирдән су коенмыйча кайтмый. Курткаларны салып, су коенырга кердек. Башкалар су коенганда читтә карап утырып булмый бит инде! Журналист халкына килешми. Безнең һөнәрдә “журналист һөнәр алмаштыра” дигән нәрсә дә бар. Мәсәлән, көтүченең хәлен ничек аңлыйсың, үзең чыбыркы тотып, көтү көтеп карамасаң?! Тотасың чыбыркыны...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нинди һөнәр сайларга, кем булырга? Яшүсмерләр өчен бик тә әһәмиятле сорау. Вакыт-вакыт мин бу турыда малайлардан сорыйм. Берсе “спецназ” ди. Ул аны махсус хәрби операцияләрдә катнашучы кеше икәнне чамалап әйтә. Икенчесеннән төгәл җавап ишеткәнем юк.  Каян белсен?!
Язу канда була, диләр. Андыйлар кечкенәдән яза. Үзем дә шундый булдым. Мәктәпне тәмамлап, Казанга эшкә кердем. Безнең Айванда мәктәптән соң укырга түгел, эшкә керәләр иде. Мех берләшмәсендә эшләгәндә дә яздым. Дус кызым, язмаларыңны “Татарстан яшьләре”нә җибәр дигәч, шунда җибәрдем. Фабрика турындагы репортажларны газетага бастыра башладылар. Көннәрдән беркөнне редакторы чакырып алды, сәләтең бар, Казан дәүләт университетына укырга кер, дип киңәш итте. Шулай итеп, мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамладым. Язарга яраттым һәм яратам. Дөрес һөнәр сайладым. 

Балаларга һөнәр сайлауда гадәттә әти-әниләр булыша. Әти-әни үзенә нинди һөнәр ошый – шуны киңәш итә баласына. Хәзер медицина уку йортына бару модага кереп китте. Медицина уку йортында укучы бер студенттан, укуны ташлаучылар бармы, дип сораган идем. “Бар, – диде. – Беренче курстан “бу минеке түгел” дип китүчеләр булды”, – диде. 
Әти-әнигә, укытучыларга баланың нәрсәгә сәләтле икәнен чамаларга кирәк шул. Һәм шул юнәлештә үстерергә. 

Журналист булырга теләүчеләргә язарга, язган мәкаләләрен “Арча хәбәрләре” район газетасына җибәрергә һәм шулай ук республика газета-журналларына юлларга кирәк. Без әле кайчан гына ручка, блокнот тотып йөрсәк, хәзер кәрәзле телефон белән фотога, видеога төшерәбез, диктофонга яздырабыз. Газетаның сайты бар. Хәбәрләр киңлеге чиксез. Эшебез, бер караганда, кызык-лы: күпме кешеләр белән очрашабыз, яңалыклар, вакыйгалар эчендә кайныйбыз, ә икенче караганда, күпме психологик барьер аша үтәргә кирәк. Кайчакта фаҗигаләр, проблемалы мәсьәләләр турында язарга туры килә. Якынын югалткан, авыр хәсрәт кичергән гаиләгә ничек барып керергә кирәк?! Ә без барабыз (эшебез шул), әлеге гаиләнең кайгысын уртаклашабыз, ничек ярдәм итеп була – сорашабыз, хәлләрен беләбез. 

Мәгълүмат туплау бер кыенлык булса, аны утырып язу икенче кыенлык.
Район Укучылар сараенда “Нур” телестудиясе эшләп килә. Язу, фильмга, видеога төшерү кебек иҗади эш белән шөгыльләнергә теләгән балага рәхәтләнеп әлеге телестудиягә йөрергә була. Бу турыда әйткәч, 8Б сыйныфында укучы бер кыз “Нур” телестудиясенә йөри булып чыкты. Баланың укудан тыш үзенә кызыклы шөгыль таба алуы – бу һөнәр сайлау юнәлешендә алга таба үсеш дигән сүз. 

Төрле һөнәр ияләренең мәктәпләргә килеп, укучылар белән очрашуы, аларга үз һөнәрләре турында сөйләүләре файдага гына. Ә бәлки бала үзенә ошаган һөнәрен табар?! Төрле һөнәрләр турында мәгълүматлы булу әллә начармы?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев