Нинди май кулланасыз? Сыекмы, әллә туңмаймы?
Кызыклы сорау бу.
Хәзер ат маен кулланучылар күбәеп китте. Эретелгән эч маен.
-- Сезнең сыек май белән коймак яки башка төрле ризык пешергәннән соң табаны юмыйча берничә көн тотканыгыз бармы? -- дип шалтыратып сорадылар бездән. -- Олы кеше инде без, кайчакта таба духовкада онытылып юылмыйча тора. Сыек май таба төбендә шакыраеп ката. Кыра--кыра җан чыга... Нәрсә икән ул? Дөрес әйбер түгел бит инде ул. Эчтә нишли икән ул?! Шуннан эретелгән ат мае алдык. Җан рәхәте. Таба юылмыйча торса да, юуулары бер дә кыен түгел. Сезгә дә шуны киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев