Нәүмизләндермик өлкәннәрне
Зурлап килгәч, җитәкчеләргә рәхмәт.
Арчадан Ринат Ибраһимов гомере буе тракторда эшли. Хәзер күптәннән инде лаеклы ялда.
“Жилкомбытсервис” ширкәте баш инженеры Линар Әхмәдиев өенә барып ветеранның хәлен белде, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан аңа күчтәнәч тапшырды. “Мин оныттылар, дип уйлаган идем. Искә алгач рәхмәт”, – дип Ринат абый ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимовка рәхмәтен белдерде.
Ринат Ибраһимов егерме елга кадәр “ПМК-16” оешмасында эшли. Башта моторист була, аннан тракторга утыра. Ун ел рәттән җәйләрен ул чактагы оешманың ярдәмчел “Шахтер” хуҗалыгында комбайнда басуларны иңли. “Хезмәт ветераны” исеме дә аңа “ПМК-16” да эшләгән вакытында бирелә.
– Оешма бетте, эшсез калдым. Сельхозтехникага урнашып карадым. Тик анда миңа күңелемә яткан эш булмады. Бервакыт сельхозтехникага техникасын төзәтергә дип коммунальныйда механик булып эшләгән Газинур (мәрхүм инде ул) килде. Сөйләшеп киттек. “Кил безгә. Трактор бар”, – диде Газинур. Әле дә рәхмәт әйтеп искә алам аны. Бик рәхәтләнеп киттем, – дип ничек коммуналь хуҗалыкка урнашуы турында сөйләп китте ул.
Ринат Ибраһимовка “Т-130” тракторын бирәләр. Иске полигонга куялар. Яңа полигонны төзүдә дә катнаша ул. Анысы 1999 ел башыннан эшли башлый.
– 2002 елда лаеклы ялга чыктым. Анда да өйдә тик ятмадым, Казанга барып йөрдем, каравылда тордым, – диде ул. – Аннан тагын коммуналь хуҗалыкка чакырып алдылар. Яңадан ике елга якын тракторда эшләдем. Механик Наил Галиәхмәтов кеше кирәк булган саен: “Ринат абый, ярдәм ит”, – дип килеп җитә иде. Каршы килгәнем булмады.
Ә аннан... инсульт. Сәламәтлегенә сизелерлек зыян сала. Әмма бирешми Ринат абый. Янында ныклы терәге – хатыны Люция апа да бар. Ул аны сабый бала кебек тәрбияли, кадерләп кенә тора.
– Ике улыбыз – таянычыбыз. Аллага шөкер, бик игелекле булдылар. Дәрәҗәләргә ирештеләр. Олысы Эдуард Казанда яши, “Унистрой”да прораб. Кызлары сөендереп үсеп килә. Икенче улыбыз Рөстәм Яшел Үзәндә завод генераль директоры урынбасары. Арчада яши. Терлекләр, кош-кортлар асрыйлар. Көчемнән килгәнчә аларга да булышырга тырышам. Ике уллары бар. Беренче мәктәптә укыйлар, безнең, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр, – диде Люция апа. – Пенсиябез җитеп бара. Тормыштан зарланмыйбыз. Тигезлегебез үзе бәхет. Бүләккә дә мохтаҗ түгел без. Бар нәрсә җитәрлек, Аллага шөкер. Әмма олы кешегә, бигрәк тә авыргач, аз гына игътибар кирәк. Нәүмизләнә. Көтә. Без, өлкәннәрнең, аздан гына да күңел була шул. Зурлап килгәч, җитәкчеләргә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев