erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Носы мәктәбе командасы "Дус сыйныф серләре"н ачты

18-19 октябрь көннәрендә районыбызда зур чара –ата-аналар һәм мәктәп белән берлектә оештырылган республикакүләм “Дус сыйныф серләре” конкурсының район этабы булып узды. Әлеге бәйгедә  безнең Носы мәктәбеннән 8 нче сыйныфлар катнашты.

         Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру. Әлеге бәйгедә  безнең Носы мәктәбеннән 8 нче сыйныфлар катнашты. Бәйге таләбе буенча укучылар һәм әти-әниләр бергәләп аерым бер сыйныфның ничек дус яшәвен күрсәтергә, бергәләп оештырган чаралар турында сөйләргә тиеш иде.  Беренче булып жюри әгъзалары “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Безнең команда тарафыннан класс  тормышына багышланган стенд, укучылар портфолиоларыннан күргәзмә, фоторәсемнәрдән альбом да тәкъдим ителде. 

    Алда – визит карточкасы, ягъни иң бердәм, тату сыйныф белән танышу. Монда бөтен булган осталыкны эшкә җигәргә кирәк иде. Һәм 8 нче сыйныфлар бу мөмкинлектән файдаландылар да. Җыйнак, тирән эчтәлекле визит карточкасында алар чын мәгънәсендә дус-тату булуларын күрсәттеләр. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр.

    Өченче  өлештә,  әти–әниләр белән бергә башкарган проект якларга кирәк иде. Безнең команда «Алар илгә җиңү алып кайтты” дип аталган проект эше белән чыгыш ясады. Балаларның һәм әти – әниләрнең чыгышы жюри членнарында бик яхшы тәэсирләр калдырды. Команданың бердәмлеге, иҗади фикерләре жюри тарафыннан югары бәяләнде. Алар жюри әгъзаларына мәктәп, ата-аналар һәм укучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә нинди уңышларга ирешеп булуын күрсәтә алдылар. “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабында безнең мәктәп командасы “Иң яхшы биюче команда” номинациясендә җиңү яулады. Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга, класс җитәкчеләре Рәзинә Радиковнага һәм  укучыларның әти – әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез, тагы да яңа үрләргә күтәрелергә насыйп булсын. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ногманова Гөлүзә,

МБГБУ “Носы төп мәктәбе”

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X