erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Носы мәктәбендә "Көзге бал" узды

Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, 24 нче октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп көзге бал - уңыш бәйрәмен уздырдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң котеп алынганы инде ул Көзге бал.

      Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Көз ул - муллык, ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау чоры. Быел безнең Носы мәктәбе бакчасыннан укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидор, кәбестә, кишер, чөгендер, суган-сарымсактан мул уңыш җыйнап алынды.  Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, 24 нче октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп көзге бал - уңыш бәйрәмен уздырдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң котеп алынганы инде ул Көзге бал. Ул көзнең иң матур чагында үткәрелә. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Күргәзмәдә алмалардан — күбәләк корты, помидор һәм кыярдан   чебен гөмбәсе, кабактан мәче һәм башка мавыктыргы әйберләр бар иде. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.  Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч иде. Кичәнең икенче өлеше дискотека уздырылды, бәйрәм безгә бик тә ошады!

Хәсбиуллина Илсинә,  

МБГБУ “Носы төп мәктәбе”

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 3 нче сыйныф укучысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X