Өч бертуган бергә, гомергә
Өч бертуган – Динар, Дамир, Ирек Төхвәтуллиннарны районда белмәгән кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр да.
– Иңне-иңгә куеп бергә эшләгән өч бертуганны күргән юк иде. Бөтен Татарстанда бер-икедер алар, – ди бер елны аларны төшерергә килгән телевидение журналисты да Төхвәтуллиннар белән танышканнан соң.
Чыннан да, хезмәттә дә, тормышта да бер сукмактан атлап барган ике бертуган турында ишетергә була, ә менә өч бертуган сирәк очрый. Алар абый-эне генә түгел, авыр чакта бер-берсенә ярдәм итә, киңәш бирә торган дуслар, ярдәмләшеп эшли, һәр нәрсәне уртага салып сөйләшеп, бер фикергә килеп башкара торган хезмәттәшләр, кирәк чакта сердәшләр дә.
Дамир Төхвәтуллин 1965 елның 2 октябрендә дөньяга килә. Әтисе Илдар гомер буе колхозда эшли. Авылның алдынгы тракторчысы, шоферы. Әнисе, хезмәт юлын пионервожатый булып башлаган Флюра апа соңыннан балалар бакчасында, озак еллар мәдәният йортында эшли. Гаиләдә өч ир бала үсә.
– Динар абый, мин һәм Ирек энекәш кечкенәдән хезмәттә үстек. Әни иртән эш кушып чыгып китә иде. Беребез идән юа, икенчебез хайван карый, өченчебез коедан су ташый һәм башкалар. Хатын-кыз, ир кеше эше, дип тормадык. Тизрәк бетерәсең икән, уйнарга да вакыт кала, – дип искә төшерде балачагын Дамир Төхвәтуллин. – Әти дә бик таләпчән булды. Ул да тик тотмады. Терлек күп асрый идек. Әти белән печән чаптык, терлекләргә азык әзерләдек.
Дамир кечкенәдән комбайнчы ярдәмчесе була, үсә төшкәч, үзе штурвал артына утырып, иген игә.
– Уйнарга вакыт кала идеме соң? – дип сорыйм аннан.
– Анысы үзебездән тора иде инде. Күбрәк спорт уеннары белән кызыксындым мин. Кышын хоккей, кар бетүгә футбол уйнадык. Үзлегемнән көрәшергә өйрәндем. Сабантуйда ике ел икенче, бер ел өченче батыр калдым. Арчада көрәш буенча ярышта катнашып та икенче урынны алдым, – диде Дамир. – Чаңгыда да яхшы йөрдем. Ярышларда да катнаштым. Авылда беренчелекне бирмәдем, районда да икенче, өченче килә идем.
– Укуда да сынатмый егет. Бишле, дүртле билгеләренә генә укый. Сигезенче сыйныфтан соң Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә укырга керә. Балачагыннан әтисе белән техникада казынырга яраткан Дамирны шушы һөнәр үзенә гашыйк итә.
Техникумны тәмамлау белән егетне армия сафларына алалар. Пермь өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Әфганстанга җибәрәсе булганнар, тик, бәхет эше, күрәсең, сәбәп чыгып, махсус гаскәрләргә эләкми кала.
– Армиядән кайткач, ул вакыттагы колхоз рәисе Васыйл Мифтахов чакырып алды, эш тәкъдим итте. Каршы килмәдем. Кайда да эшлисе, авылда да, шәһәрдә дә. Авылда калдым. Рәис эшкә билгеләде. Шулай уйламаганда автомеханик булдым, – диде Дамир. Төхвәтуллин. – Аннан Арчага газ кертү белән шөгыльләнүче Казан оешмасыннан килеп, эш тәкъдим иттеләр. Фатир белән кызыктырдылар. “Уйлап карыйм әле”, – дидем. Әти белән киңәшләштем. Күңелең кушканны эшлә, диде. Әти хәер-фатихасы белән шул оешмага күчтем. “Сельхозхимия “тирәсендәге урамнарга газ кертүдә эшләдем. Вәгьдә иткәнчә, шунда ук өч бүлмәле фатир ачкычын тоттырдылар. Шулай Арчада яши башладым.
Аннан Дамир Шәмәрдәндә нефтебазада баш механик була. “Анда да фатир бирделәр. Арчадагы фатир ачкычын тапшырдым да, шунда күчтем”, – ди. Күпмедер вакыттан яңадан Арчага кайта ул.
– Әниләр янына ялга кайтканда бакчада бәрәңге сабагы чабып йөри идем. Бер танышым килде дә “АСПК” акционерлык җәмгыятенә чакырды. “Кил, әйдә, читтә йөрмә, безгә кеше кирәк”, – диде. Риза булдым. Шулай 1991 елда кирпеч заводына баш механик булып урнаштым, – дип искә ала ул. – Бераздан автотранспорт цехы җитәкчесе итеп куйдылар.
Шулай тормыш Дамир Төхвәтуллинны төрлечә сыный. Кайда гына эшләсә дә, ул җитәкчеләр, хезмәттәшләре арасында ихтирам казана.
Хәзерге вакытта Дамир абыйсы Динар һәм энесе Ирек белән “Мөндеш” сельхозтехникасы базасында төзегән оешмада бергәләп эшли.
– 2004 елдан шунда. Фермалар төзибез. Өч бертуган киңәшләшеп, ярдәмләшеп, аңлашып бергә эшлибез, – диде Дамир. – “Өч бертуган бер бөтен булып эшләгәнне күргән юк иде әле. Бөтен Татарстанда юктыр андыйлар”, – диделәр безгә. Кечкенәдән дус, тату булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак-лашып үстек, әле дә шул дуслыгыбыз дәвам итә. Ә безнең өчен үрнәк алырлык кешеләр – әти белән әни. Алар безне бердәм итеп тәрбияләгән.
Әле дә гаиләләребез белән очрашу урыныбыз – төп нигезебез, аңа нур биреп торучы кешеләребез – әти белән әниебез.
Гаилә дигәннән, ул яктан да өлгер булып чыга Дамир Төхвәтуллин. Бик яшьли өйләнә. Чулпан фермада лаборант булып эшләгән чорда таныша алар. Ел ярым йөргәннән соң гаилә коралар.
– 1985 ел иде ул. Шул арада кырык ел үтеп тә киткән, – диде Дамир. – Хәзер кызыбыз Алсуга кырык, улыбыз Маратка утыз алты, оныгыбыз Мәликәгә ун яшь. 1992 елда Арчада йорт төзеп чыктык. “АСПК”да эшләгән вакыт иде. Оешма булышты. Ул вакыттагы җитәкчесе Рәфкать Йосыповичка, баш инженер Рөстәм Гомәровичка бик рәхмәтлемен. Эшкә дә өйрәттеләр, йорт төзүдә дә ярдәм иттеләр. Туганнарыма рәхмәт. Алар һәрвакыт минем таянычым, терәгем. Үзем дә тырыштым. Ул вакыттагы республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Мактау грамотасы алдым. Бүләкне дә, грамотаны да үзе тапшырды. Арчага килгән иде. Ун ел элек Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасына лаек булдым. Район башлыгы исеменнән грамоталар алдым. Димәк, начар эшләмәгәнмен булып чыга?!
Буш вакыты булдымы, балыкка йөри Дамир. Кармакларын ала да, елга буена ашыга. “Балык эләкми дә инде, әмма шуннан күңелгә бер рәхәтлек алам”, – ди ул. Нишлисең, яраткан шөгыле.
– Дамир абый аралашырга да бик җайлы кеше. Киңәшләрен бирә, тыңлый белә, иң мөһиме, аңлап, үз фикерен җиткерә, туры юлны күрсәтә, – ди абыйсы турында Ирек Төхвәтуллин. – Без аны олы юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, балалары игелеген күреп яшәвен телибез. Киләчәктә дә өч бертуган бербөтен булып яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев