Өч яклы килешүгә кул куйдылар
Максат бер - исән-имин эшләргә. һәм илебезгә лаеклы балалар тәрбияләү.
Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең хисап җыелышында
Профсою оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган ел эшләнгәннәргә хисап тотты.
49 башлангыч оешмасында барысы 1906 хезмәткәр исәпләнә. Хезмәт кешесе турында кайгырту иң беренче чиратта аның хезмәт хакын кайгырту. "Соңгы елларда хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими рәвештә артты, - дип сөйләде Вакыйф Харисов. - Әмма педагогия хезмәткәрләренең 1 ставка хезмәт хакы югары түгел. Техник хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы түбән".
Профсоюз оешмасына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Бергә-бергә проблемаларны хәл итәргә тырышалар.
Профсоюз оешмасы күрше районнар белән тәҗрибә уртаклашып тора. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре белән Кукмарага, Мамадышка барып кайттылар. Безгә дә киләләр. Шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары районда бер-берсенең эше белән танышалар. Узган ел районда 16 яшь белгеч эшкә урнашкан. Ә районда 3 елдан кимрәк стаж белән эшләүче 45 яшь белгеч бар. Алар узган елның сентябреннән 10 мең сум өстәмә акча алалар.
Район профсоюз оешмасы. район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре өч яклы килешүгә кул куйдылар. Алга таба бергә-бергә киңәшеп, килешеп эшләргә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллаәхмәтов нәрсәләр эшләнгән һәм алдагы планнар турында доклад белән чыктылар.
Профсоюз оешмасы үз хезмәткәрләрнең ялын оештыру турында даими кайгыртып тора. Ял итәргә диңгезгә, санаторийларга баралар, теплоходта сәяхәткә чыгып китәләр һ.б.
Спортта алар уку елы дәверендә 11 төр буенча ярышларда катнашалар.
Ахырдан хезмәт алдынгылары, спортта, төрле конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев