erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч яклы килешүгә кул куйдылар

Эшлекле сөйләшү булды.

Бүген район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары  рәисләренең киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмә 2021 елда район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф профсоюзлары оешмасы арасындагы өч яклы килешүнең үтәлешенә  багышланды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Киңәшмә Арчаның 6нчы мәктәбендә булды.

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы 48 башлангыч профсоюз оешмасын берләштерә. 1938 кеше профсоюз әгъзасы булып тора. "Эш урынында бәхетсезлек очраклары булмады, -- дип ассызыклап үтте профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. -- Безгә көн саен төрле сораулар белән 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Телефон аша да төрле киңәшләр, сорауларга җаваплар бирәбез. Безнең оешма социаль-икътисад, хезмәт хокуклары, шул исәптән суд тәртибендәге хезмәт хокуклары буенча бушлай хезмәт күрсәтә. Узган ел район судында 2 суд утырышында һәм Татарстан Югары судының гражданнар эшләре буенча Коллегиясендә катнаштык. Икътисади нәтиҗәлелек 519 мең сумнан артып китте..."

Профсоюзлар алар кеше мәнфәгатьләрен, сәламәтлеген кайгыртучы оешма. Профсоюз оешмасы җитәкчесе нәкь менә шулар турында сөйләде. Башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз. 

Соңыннан хезмәттәшлек итү турындагы өч яклы килешүгә кул куйдылар. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X