erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өебезнең нуры, безнең өчен маяк син

Кыз баланы язмыш йөртә, диләр.

Рәшидә Абдуллина: “Кечкенә чагымда шәл ябынып, укытучы булып уйный идем. Я укытучы, я табибә булам”, – дидем.

Кыз баланы язмыш йөртә, диләр. Кеше почмагында яшәгәнче, китәм, дип йөри ул. Җибәрмәс өчен кызга кечкенә генә бер бүлмә бирәләр. Аннан... бөтенләйгә төпләнгәнен сизми дә кала.

Шушмабашта яшәүче Рәшидә Абдуллина 80 яшен тутыра. Гомеренең иң матур чоры шушы авыл белән бәйле.

– Мин үзем Әтнә районының Иске Мәңгәр авылыннан. Җиденче сыйныфтан колхоз эшенә йөрдем. Абый 17 яшьтән сугышка киткән, Германиядә җиңү яулап кайткан. Әти Казанда хәрби заводта эшләгән, кайтып хәл дә белә алмаган. Сугыштан соң  кондитер фабрикасына кергән. Пенсиягә дә шуннан чыккан. Авылда да прәннек, конфет ясап сатты ул. Бик оста фотограф та иде. Үзем мәктәпне тәмамлаганнан соң 1962 елда педагогия институтына укырга кердем. Дүрт ел физика-математика бүлегендә укыдым. Укытырга Казанбаш мәктәбенә җибәрделәр. Ике ай эшләгәннән соң РОНО мөдире Заһид Шәрәфиевич сүзен тыңлап Шушмабашка киттем. Анда мәктәп  ун еллыкка әйләнгән һәм укытучылар кирәк иде. Шул вакыттан 38 ел дәвамында Шушмабаш мәктәбендә укыттым. Бик күп укучыларым агрономнар, хисапчылар, табиблар, җитәкчеләр булып китте. Фатыйх Сәүбәнович минем укучым иде. Зур бүләкләр белән котларга кайта иде үземне. Бер укучым Германиядә яши. Бүләкләр җибәреп тора. Менә әле дә юбилеема зур кап белән посылка алдым. Арча хастаханәсендә эшләүче табиблар Венер Газизуллин, Фәнис Гайфетдинов минем укучыларым. Шушмабаш участок хастаханәсе баш табибы Данил Закиров һәрчак мине зурлап каршы ала, күздән яшьләр килә. Димәк, яратканнар, дип уйлап сөенәм, – диде Рәшидә апа.

Беренче елны ук аңа 9-10 сыйныфларны бирәләр. Үзеннән берничә яшькә генә яшь укучылары белән ул бик тиз уртак тел таба. Беренче елны ук дүрт укучысын үзе авыл хуҗалыгы институтына алып бара, имтихан алдыннан аларга киңәшләр бирә, кагыйдәләрне исләренә төшерә. Шул балаларның өчесе укырга керә.

Мәктәптә яшь укытучыга сәгатьләрне дә өяләр генә. Астрономияне башкаларның аласы килми, чөнки белмиләр, ә Рәшидә алына. Гаилә тормышы, этика дәресләрен дә укыта. Аннан информатика килеп чыга. Аны укытырга да Рәшидәгә йөклиләр. Атна саен Казанга барып бер атналыкны үзе өйрәнеп кайта. Аннан балаларны өйрәтә. Шулкадәр остарып китә, хәтта Казаннан килгәннәргә дә ачык дәресләр бирүне Рәшидә Абдуллинага йөклиләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Көйләп-чөйләп информатика укытырга ризалыгымны алдылар. Соңыннан РОНО мөдире: “Мин сезгә һәйкәл куяр идем”, – диде. Алтмыш яшькә кадәр информатика укыттым. Бу фән буенча килүче кеше булмады. Начар укытмаганмын, дип уйлыйм, чөнки информатика буенча китүче укучыларым күп булды. Кукмарада шушы фән буенча республика ярышында да катнаштым һәм өченче урынны яуладым, – диде Рәшидә ханым. – Берара институтлардан кайтып имтиханнар ала башладылар. Ул мөмкинлекне дә ычкындырмадым. Укучыларым шулай укырга керде.

Хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Рәшидә Абдуллинаның тырышлыгы бушка китми, ул  Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, телевидениедән дә күрсәтәләр үзен.

Булачак ире Апаз егете Рифат Миннебаевны да ул мәктәптә очрата. Егет армиягә киткәнче Балтач районында укыткан, армиядән соң Шушмабаш мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып килгән. Читтән торып институтның биология, география бүлеген тәмамлаган.

– Танышып ярты ел үттеме икән, өйләнешеп тә куйдык. Укучыларымнан оялып фамилиямне үзгәртмәдем, Абдуллина булып калдым. Октябрь аенда кияүгә чыктым, җәйгә туй үткәрәбез, дип планлаштырдык, әмма барып чыкмады, йөккә узып куйдым. Шулай туй итмичә дә калдык. Лилиябез туды, аннан Роберт дөньяга килде. 33 ел матур гына яшәдек Рифат белән. Бик яхшы кеше иде. 56 яшендә, 24 ел элек вафат булды, – диде Рәшидә апа.

Кызы кияүгә чыгып Арчада яши, кияве Рөстәмне үз улы кебек якын итә. Рәшидә ханымның бердәнбер терәге шулар инде. Чөнки ана күңелен җәрәхәтләп улы Роберт үлеп китә. Хатыны белән аерылган була. Җиденче, тугызынчы сыйныфларда укыган ике кызы әбисе, Лилия һәм Рөстәм карамагында үсә, улын әнисе алып китә. Бүген Рәшидә апаның биш оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Аларны үстерешергә булыша, буш вакытында бәйли, тегә. Яшь вакытында өйрәнгәннәренең бүген дә кирәге чыга. Җәен бакчадан керми. “Кеше бакчасында нишләп йөрисез. Үзем карыйм мин аны”, – дип безгә дә булышырга ирек бирми, – ди кызы Лилия. – Әнине юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, озын гомер телибез. Әни, син безгә бик кирәк. Өебезнең нуры, безнең өчен маяк син”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре