erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оешмаларга рейд үткәрелде: коронавирус инфекциясенә каршы чаралар үтәләме?

Кануннар (предписание) буенча нәрсәләр үткәрелүен тикшерделәр.

Коронавирус инфекциясе колач җәйгән чорда эшләүче район оешмалары нинди саклану чаралары күрә? Оешмаларга чыгып, тикшерү эшләре башланып китте. Кичә Арча муниципаль районының финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин, Татарстан Республикасы буенча Распотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Галләмова Арча оешмаларына чыктылар. Аларда кануннар (предписание) буенча нәрсәләр үткәрелүен тикшерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, “АСПК” оешмасы” “КСМ” ширкәте”, ”Арча элеваторы” җәмгыяте, “Арча сөт комбинаты”нда булдык. Нигездә, кушылган таләпләр үтәлә. Дезинфекция ясау чаралары белән аңлашылмаучылык туган. “Белизна” кулланалар. Тик ул дезинфекция ясау өчен түгел. Монда “Астера”, “Диахлор”, “Ника”, “Хлоромин” кебек составында хлор булган махсус раствор кулланырга кирәк. Алар “Айракс” кибендә бар. Кирәк икән алып кайтып бирәләр, – диде Лилия Галләмова..   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X