“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”
Гәҗит укый алмый башлавына борчыла
Асия апаның күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри, әлегә кадәр хәтердән зарланмаган, соңгы вакытта гәҗит укый алмый башлаган, шуның өчен борчыла.
Шекә авылында яшәүче Асия апа Шәйхиевага йөз яшь тулды. Олы юбилеен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары арасында билгеләп үтте.
Йөз яшьлек юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул Асия апага изге теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
– Рәхмәт, килеп хәлне белеп торасыз. Урамнарны карыйсыз, – диде аңа Асия апа.
– Мин сезне 95 яшьлегегез белән котларга килгән идем. Ә урамнарны авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов тәртиптә тота, – диде район башлыгы аның чын күңелдән әйтелгән бу сүзләренә елмаеп.
Бу көнне дә килгән иде авыл җирлеге башлыгы. Махсус. Асия апаны юбилее белән котлау өчен.
Хәер, ул көнне өйнең ишеге бер минутка да ябылып тормады. Туганнар, дуслар, күршеләр, танышлар – бар да килде. Һәрберсе: “Мине таныйсыңмы соң”, – дип сорый. Асия апа күптән күрешмәгәннәрен дә таный, кем икәнен әйтеп бирә, олылаганнары өчен рәхмәтен белдерә.
Ниһаять, аз гына вакытка илле ел бергә гомер иткән килене Фәймә һәм Асия апа белән өчәү генә калдык. Асия апа сорауларга уйлап бетергәнче, Фәймә җавап та бирә.
– Кара, ул минем турында бөтенесе белән икән. Сөйләгәннәрне онытмаган, – диде Асия апа.
“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”
– Йөзгә кадәр яшәвенең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз? – дип сорадым Фәймәдән.
– Режим белән генә ашый. Диетик ризыклар гына бирәбез. Аллага шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри. Кеше белән аралашырга бик ярата. Күршедә өлкәннәр калмавына эче поша. “Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”, – дип куя. “Шушыннан китмим”, – дигәч, 1956 елда салдырган йортын калдырдык, хәтта мичен дә сүтмәдек, вакыты-вакыты белән ягып та алабыз, уңайлыклар булдырдык, җылы суы, бәдрәфе өйдә хәзер, үзебезгә шуңа өстәп йорт салдык. Аерым түгел, барыбер бергә инде без, – диде Фәймә. – Тормыш булгач, илле ел дәверендә төрле вакытлар булгандыр. Әмма сүзгә килмәдек, бер-беребезне аңлап яшәдек.
Асия апа үзе озак яшәүнең сере турында сүз чыккач елмаеп кына куйды. “Хезмәттә”, – дип әйтәчәгенә иманым камил. Чөнки ул буын кечкенәдән эшләп, авырлыклар кичереп үскән, яшәгән, әмма бирешмәгән. Үзләре сөйләргә яратканча, ачлы-туклы булган, әмма тез чүкмәгән. Асия апа да шундыйлардан дип уйлыйм. Чөнки ул да шул авыр чорда яшәгән авыл кызы.
– Биш бала үстек. Мин олы кыз идем, – диде ул һәм тормышы турында сөйләп китте.
Әнисенең беренче ире гражданнар сугышында һәлак булган. Икенче ире Шәмсетдин Сәйфуллин аны егет килеш Зөлфәт исемле улы белән алган. Аның вафатыннан соң яңадан кияүгә чыккан һәм аннан өч кыз туган. Шуларның иң олысы – Асия.
– Әни үлгәндә миңа нибары 14 яшь иде. Өч бала белән ялгызы калган әти өйләнергә мәҗбүр булды. Бер генә тапкыр да түгел. Чөнки беренчесе үлде. Ә икенче хатыныннан Нурия сеңлем туды. Ул исән, менә юбилеема да килде, – диде Асия апа янында елмаеп кына тыңлап торган бик тә мөлаем бер ханымга күрсәтеп.
Комбайнчы кыз
Асия апа үзе 1923 елда дөньяга килгән. Балтач районының Янгул авылы кызы ул. Хезмәт елын уналты яшендә башлап җибәргән. Ә сугыш башланган елны Бөгелмәгә тимер юл төзелешенә киткән.
Сугыш башлангач, ирләр фронтка алынып, тормыш хатын-кызлар җилкәсенә төшкәч, Асияны Биектауга комбайнчылар курсына укырга җибәрәләр. Дүрт ел дәвамында комбайнчы булып эшли кыз, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басу-кырларны айкый.
Сугыштан соң колхозда төрле җирдә эшли. 1945 елда сугыштан кайткан Хәйретдин Шәйхиевка кияүгә чыга.
– Әтинең куллары зәгыйфь була. Балтачка милициягә эшкә керә. Кулларын күрсәтми, күрәсең, ул чорда комиссия дә “йомшаграк” була, кулларына артык игътибар итми, – дип сөйләп китте Фәймә. – Аннан аны Яңа Кенәргә милиция начальнигы итеп куялар. Бер-бер артлы биш балалары туа. Олысы Илдус һәм төпчеге Алсу вафатлар инде. Әнигә ике баласын югалту ачысын да кичерергә туры килде. Илгиз улы, игезәк кызлары Илсөяр һәм Илгизәр Шекәдә яши. Илгиз төп йортта калды һәм әни безнең белән гомер итте.
Шекә авылын үз иткәннәр
Ничек Шекә авылына килеп чыккан бу гаилә? Аның да үз тарихы бар икән. Колхоз рәисе итеп җибәрәләр бирегә Хәйретдин абыйны. Шушы йортны төзеп чыгалар. Аннан соң яңадан Яңа Кенәргә үз эшенә китә ул. Район берләшкәч, Казанга эшкә барырга тәкъдим ясыйлар үзенә. Тик ул 12 авылга участок инспекторы итеп калдыруларын сорый һәм лаеклы ялга чыкканчы шул вазыйфаны башкара.
– Әти унбиш ел сукыр булды. Әни аның ныклы терәге иде, – диде Фәймә. – Ул вафат булганнан соң, әни бөтен әйберләрен музейга тапшырырга кушты. “Куйдылар микән, кереп кара әле”, – дия иде. Исән чагында даими килеп хәлен белеп тордылар.
Асия апа төрле эшләрне башкара, нәрсә кушсалар, шуңа кулы бара. Аннан бик оста тегүче дә була ул. Бөтен тирә-як авыллардан киләләр аңа. Җайлы тегә, дип мактап китәләр үзен.
– Әнигә теккән күлмәген махсус киеп килдем бүген, – диде куе кызыл тукымадан тегелгән күлмәген күрсәтеп Шушмабашта яшәүче Рафая апа.
“Килен кайта, ашларыңны бүлеп куй”
– Безнең балаларны, Илсөяр апаның өч баласын карады. Мине бик якын иттеләр, – диде Фәймә ханым.
– Эштән кайтышына мунчалар ягып, ашарга пешереп тордым, оекбашлар бәйләдем, – диде Асия апа аңа өстәп.
– Әйе, әти минем кайтканны тәрәзәдән карап тора, ерактан ук күреп алып: “Килен кайта, ашларыңны бүлеп куй”, – дия иде. Эштә дә ияләштеләр шуңа, бар кайт инде, көтәләрдер, дияләр иде. Бик тырыш, булган, уңган хатын ул. Әле дә урынын җәеп, җыеп куя, – диде килене кайнанасын мактавын дәвам итеп һәм элеккечә мендәрләрне бастырып җыеп куйган караватка күрсәтеп.
Аларны тыңлыйм, шушы кечкенә генә буйлы, яшенә караганда гаҗәеп тере апага карап сокланып туя алмыйм.
– Баш буталып китте әле. Гәҗит укый алмый башладым. Йөзгә җиттем шул инде, – диюенә ирексездән елмаеп куйдым.
Ул бүген бик бай кеше. Исән-сау өч баласы әни, дип нишләргә белми тора, 12 оныгы, 22 оныкчыгы бар. Килене Фәймә үз кызы кебек якын итә. 105 яшен дә шулай зурлап билгеләп үтәргә әзер ул. Ходай гомерен, сәламәтлеген бирсен үзенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
1
Собханалла Собханалла бик б хетле ана
0
0