erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өлкән буын һәм яшь шахматчылар үзара көч сынашты

Арча Укучылар сараенда беренче тапкыр ветераннар белән яшьләр шахмат уйнау осталыгында ярыштылар.

"АРЧА.ШАХМАТ" проекты кысаларында "Шахмат буыннарны берләштерә" исеме астында шахмат турниры узды. Өлкән буын вәкилләре һәм иң оста яшь шахмат уйнаучылар 5 уен аша уздылар. Иң яшь шахмат уйнаучыга 8 яшь булса, иң өлкәне 85 яшьлек шахматчы иде. 20 уенчы арасында барган кызу көрәштә беркемнең дә бирешәсе килмәде.

Шулай итеп, нәтиҗәләр: 

Ветераннар арасында 1 урын - Марсель Хәлилов,

                                     2 урын - Мөдәрис Лотфуллин,

                                    3 урын - Нәфыйк Фәттахов.

Яшьләр арасында 1 урын - Алмаз Гатин,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                2 урын - Инсаф Загидуллин,

                               3 урын - Илназ Галиев.

Гомуми командалар ярышына килгәндә, 31 очко җыеп, ветераннар командасы 1 урынга чыкты. 

Ярышлар тәмамланганнан соң, уенчылар җылы чәй белән сыйланды. Өстәл артында шахматчылар уеннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Өлкән буын вәкилләре яшьләргә карата соклану һәм горурлану хисләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре шахмат

2
X