Олыгайган саен күбрәк сагынасың
“Туган ил кайдан башлана?” Узган уку елы дәвамында мәктәпләрдә шул теманы үз эченә алган лекцияләр циклы үтте. Ул быел да дәвам итәме?
Бу хакта без район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Мидхәтовна белән сөйләштек. Ул алып барган лекцияләр “Гаилә кыйммәтләре. Әхлаклылык” темасын үз эченә алды.
– Мәгариф учреждение-ләрендә лекцияләр үткәрү максатында, җитәкчеләрнең укучылар белән очрашуы, аралашуы район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән оештырылды. Район башлыгы үзе дә лекцияләр үткәрде. Бу чараларга тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган, ихтирамга лаеклы 27 кеше җәлеп ителде. Лекцияләр сигез юнәлештә үтте һәм кызыклы темаларны үз эченә алды – Арча районы тарихы, Арчаның сугыш елларында тормышы, батырлары, авыл хуҗалыгы, районның икътисади үсеше, истәлекле урыннары, мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы, спорт үсеше, гаилә кыйммәтләре һәм әхлаклылык. Район Советында бүлек җитәкчеләре Эльвира Фәйзрахманова, Гүзәл Гапдерахманова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова белән миңа гаилә темасы тапшырылды. Алдан нәрсә турында сөйләшәсен ачыкладык, презентация ясадык, – диде Альмира Гатауллина. – Аннан борынгы заман тарихыннан башларга булдык. Элек кабилә булып йөзәр кеше яшәгәннәре, әти-әни, әби-бабайларны хөрмәт итүләре, аерылышулар булмавы, ә еллар үткән саен аларның барлыкка килүе генә түгел, арта баруы турында сөйләдек. ЗАГСта язылышуның уңай якларын әйтеп үттек. Хәзер язылышмыйча гына яшәү модага кереп бара. Ә андый гаиләләрдә ирләрнең 90 проценты үзе турында мин өйләнмәгән ди, хатын-кызларның 80 проценты исә үзен кияүдә дип саный. ЗАГСта язылышу ул гаилә нык-лыгы. Чит илләрдә гаиләгә караш турында да сөйләргә онытмадык.
– Сезнеңчә бу лекцияләр кирәклеме?
– Әлбәттә. Бик кирәк. Зур программа бу. Балалар күңелләренә нәрсә булса да салып куя. Мәсәлән, гаиләдә ышаныч, мәхәббәт яшәргә тиешлеген. Чөнки бу дәресләрдә тере аралашу, яңа сулыш. Гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сүз бара.
– Барлык мәктәпләрдә дә андый лекцияләр үттеме?
– Әйе. Без төркемдә дүрт кеше идек. Бүлендек. Мин Арчаның беренче, икенче, җиденче мәктәпләрендә, Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәбендә булдым. Өлкән сыйныф укучылары катнашты.
– Укучылар бу дәресләрне ничек кабул итә?
– Игътибар белән тыңлыйлар. Сораулар күп дип әйтә алмыйм. Чөнки мәгълүмат бик күп. Сорау бирү өчен үзләштереп тә бетерергә кирәк. Аннан сөйләгәндә үк без яшьләрне кызыксындырган бөтен сорауларга җавап бирергә тырышабыз.
– Үзегезгә ошадымы?
– Зур тәҗрибәле укытучы буларак, мәктәптә чыгыш ясау, балалар белән аралашу шәхсән миңа бик ошый. Аннан безнең тема да көн кадагына туры килә. Дәресне дә кызыклы итеп үткәрергә тырышам. Берсен генә әйтеп үтәм. Мәсәлән, Кытайга килеп төштегез, ди. Бөтенегез бергә түгел, берәм-берәм. Нәрсә бу? Чит-ят җир. Ә туган илеңдә, нинди авылы, районы булса да, үз кеше син. Татарчасын, русчасын беләсең, пычрак урамнары да синеке, авыл зиратларында синең тамырларың ята. Бөтен кешегә туган ягы кадерле. Кайда булсаң да, сагыну, җан тарт-маса да, кан тарта. Олыгайган саен күбрәк сагынасың.
– Бу чараның кыйммәте нәрсәдә?
– Кыйммәте зур аның. Бөтен кешенең кияү белән кәләш буласы, гаилә корасы, балалар үстерәсе килә. Матур гаилә төзеп тату гомер итү турында хыяллана. Әлеге дәресләрдә алган белемнәре шуның беренчел чыганагы. Һәрхәлдә, шулай булсын, дип телибез. Әти-әни, әби-бабай булсыннар, нәселләрен дәвам итсеннәр иде.
– Бу уку елында да әлеге лекцияләр дәвам ителәчәкме?
– Анысына төгәл җавап бирә алмыйм. Әмма, минемчә, дәвам итәргә кирәк. Укытучылар да шундый фикердәдер, укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев