Өмәләр вакыты
Чистарынабыз.
Шушмабаш авыл җирлегендә зиратларны, юл буйларын чистарталар. Носы зиратында ир-атлар бик каты эшләп алдылар. Фотода шулар. Җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтоов: "Олы юл буйларында чүп күп. Энергетик эчемлек шешәләрен, тәмәке төпчекләрен машинада барган килеш юлга ташлап калдыралар. Югыйсә пакетка салып, чүп савытына ташлап та була бит инде аны", - ди борчылып. Балалар бакчасыннан экологияне сакларга, пычратмаска өйрәтәләр, ә чынбарлыкта?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев