erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Өммегөлсем» халык фольклор коллективы кызлары сайлауга милли киемнәрдән килде

982нче номерлы сайлау участогына килүчеләрне «Өммегөлсем» каршы алды

Бүген һәркемнең төп бурычы бердәм сайлауларда катнашу. Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Өммегөлсем» кызлары да гражданлык бурычларын үтәп, үз тавышларын бирделәр. Милли киемнәрдән килеп кергән коллектив сайлау участогына үзенә күрә бер ямь өстәде.

Ташкичү мәдәният йорты каршында чын мәгънәсендә бәйрәм иде бүген. Сайлауга килүчеләрне «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы матур җырлары белән каршы алды. Татар көйләренә биеп, авыл халкының күңелен күтәрде алар. Мәдәният йорты һәм китапханә коллективы җирлек халкы өчен бәйрәм бүләк итте.

Алай гына да түгел, иҗатка гашыйк авылдашлары коллективка кушылып, концерт номерларын башкарды. Илсөяр Бариева, Диләрә Баһавиева, Венера Саттарова җырлар башкардылар һәм үзләре язган шигырьләрен укыдылар.

«Безнең «Өммегөлсем» кызлары әнә шундый бердәм һәм һәрвакыт бергә. Эштә дә, бәйрәмдә дә, ялда да коллективыбыз белән булырга тырышабыз. Халыкның күңелен күтәрү, бәйрәм бүләк итү үзе бер рәхәт. Авыл халкының да безгә кушылып, бәйрәмчә кәефтә булуы тагын да куандыра», – диде Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Белешмә
982нче сайлау участогында барлыгы 500 кеше тавыш бирә. Шуларның 23ен сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә барып сайлата. Иң өлкән тавыш бирүче Гөлсания Сафиуллинага 96 яшь. Гаилә белән сайлауга килүчеләр дә күп. 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев