Өстәл артында утырган җиреннән күзләрен йомды
“Бары безгә багышладың гомереңне...”
Минем күргәннәрем китап итеп язарлык, диючеләргә аптырый торган түгел. Иске Төрнәледән Гөлфирә апа Галимҗанованың да язмышы нәкъ шундый.
Искиткеч тыйнак кеше ул. Үзе турында язуны теләмәсә дә, газета укучыларны аның белән таныштырасы килде.
Беркөн Вк төркемендәге битендә Гөлара Шәрипованың “Әни, әни...” шигыренә тап булдым.
“...Бүген никтер сине уйлап сагышланам,
Нинди уйлар били икән күңелеңне?
Әни, әни, үз-үзеңне аямыйча
Бары безгә багышладың гомереңне... “ – дигән юлларны укыгач кызы Гөлара белән сөйләшергә булдым.
– Балалар тездә вакытта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, дип белми генә әйтмиләр. Үскәч алар өчен күбрәк тә борчыласың икән. Киләчәкләре ничек булыр, дип хәсрәтләнәсең. Аларның әз генә борчуы да йөрәкне мең кисәккә телә, ут йотасың... Безнең әнинең йөрәге ничекләр түзде икән? Шуны уйлап елый-елый яздым әлеге шигырьне, дип сөйләп китте үзе дә дүрт ул тәрбияләп үстергән Гөлара.
Гөлфирә апа 1943 елның апрелендә дөньяга килә. Әле яңа гына гаилә корган әти-әнисен сугыш мәңгегә аера. Фазыл абый 1942 елда яраланып туган авылына кайта, Фәрзәнә апа йөкле булып калганын ире киткәч кенә белә. Хәбәрсез югалган Фазыл абыйның Чехиядә күмелгәнлеге әле быел, 79 елдан соң гына билгеле була. “Бабаебыз табылды бит!” – дип сөенче уртаклашты ул чакта Гөлара.
– Әби Күлтәстә яшәп кала. Көннәрдән бер көнне сугыштан исән-сау кайткан, авылларына комбайнчы булып килгән Көшкәтбаш егете Һади абый аларга фатирга керә. Әнигә ул чакта җиде яшь була. Улыбызга ошаган тырыш, акыллы егет, дип, кайнанасы киленен шул егеткә димли. “Бала белән ялгызы калмасын”, – диюе булгандыр, күрәсең. Чөнки бер ел эчендә икесе дә үлеп китә.
– Һади бабай бик яхшы кеше булды. Икенче әтидән биш бала туа, берсе балачакта ук вафат була, дүрт энесе исән-саулар. Энеләрен карап үстерүдә әнинең күп көче кергән. Чөнки Фәрзәнә әбигә каты авырып озак кына хастаханә юлын таптарга туры килә. Җиденче сыйныфтан фермага сыер саварга бара әни. Калдырырга кеше булмагач, балаларны да шунда алып менә. Укуны дәвам итү турында сүз дә юк инде. Яшәргә кирәк бит, яңа өйләрен сатып, бурабзарларын өй итеп күтәрәләр. Алтынчы сыйныфта укыганда әни авылдагы бер ападан тегәргә өйрәнә. Һади бабай аңа тегү машинасы да алып кайтып бирә. Шул һөнәре аңа ярдәм итә дә, оста тегүче булып китә әни. Фермадан кайта да, тегәргә утыра, якын-тирә авыллардагы кешеләргә дә киемнәр тегеп бирә, мамык шәлләр бәйләп сата. Әнә шулай гаиләнең матди хәлен яхшырту өчен тырыша, – дип әнисе сөйләгәннәрне искә төшерде Гөлара.
21 яшендә Гөлфирә апа Иске Төрнәле егете Вәкилгә кияүгә чыга. Танышулары да кызык кына килеп чыга аларның. Егетнең әтисе боларга мич чыгарырга килә. Шунда кызны күреп ала, ошата. Кичен махсус эш коралларын калдырып китә. Ә аларны алырга хәйләләп улын җибәрә. Өч көн генә күрешә Гөлфирә Вәкил белән, аның да берсендә чормага качып кала. Аннан иптәш кызлары киңәше белән кияүгә чыгарга ризалык бирә.
– Бик матур яшәделәр. Әти белән әнинең бер-берсенә тавыш күтәреп дәшкәннәрен дә ишетмәдем. Алты бала үстек. Биш кыз, бер малай. Әти гомере буе дизель тракторында, әни фермада эшләде. Тегү белән бәйләвен дә ташламады. Безгә дә Яңа ел бәйрәмнәренә, чыгарылыш кичәләренә кадәр күлмәкләр тегеп бирде. Һаман да әле шул 7 класста алып биргән машинасы белән тегә әни. Кичә хәл белергә кергәндә дә машина артында нидер тегеп утыра иде, – диде Гөлара Шәрипова. – Әтиебез узган ел 83 яшендә вафат булды. Өстәл артында утырган җиреннән күзләрен йомды. Берничә көн элек кенә мәчеткә гаеткә барган. Яшелчә бакчасын казып түтәлләр ясап куйган. Ул көнне дә иртәдән балыкка төшеп менгән әле. Ашыгыч ярдәм килде, тик алып кала алмадылар. Берәүгә дә авыр сүз әйтмәде әти, бөтенесен эченә җыйгандыр, күрәсең. Йөрәге тәмам беткән булган. Әни белән 57 ел тату гомер иттеләр. Әтинең үлемен бик авыр кабул итте ул.
Күп хәсрәтләр кичерә Гөлфирә апа. Сөйләп йөрергә яратмый, йөрәгенә кертә дә, йозакка бикләп куя. Сөйләсә үзенә җиңел буласы да. Хәер, кеше кайгысы кемгә кирәк. Балалары өчен ана йөрәге генә сыкрый, тавышсыз елый. Ун ел элек Гөлфирә апа юл һәлакәтендә бердәнбер улын югалта. Аңа кадәр әтисе чакыруы буенча Шурабаштан күчеп кайтып, Иске Төрнәледә төп нигез янына йорт салып куйган Гөларасы гаиләсе өчен йөрәге әрни аның. Бернәрсәләре калмыйча янып бетәләр бит. 45 яшендә тапкан Диләсе күпме кайгы кичерә. Башта беренче ире вафат була, ике бала белән кала, икенчесе белән матур гына яшәп китте дигәндә, анысы да үлеп китә. Өч баланы ялгызы тәрбияли кыю йөрәкле хатын. Беренче ире белән бергә төзегән өйләренә Түбән Мәтәскәгә күчә. Шуңа Гөлфирә апа аның янына яшәргә килә дә инде. Терәк булырмын, дип. Үзенә терәк кирәклеге турында уйламый да. Ни дисәң дә, 81 яшендә бит. “Сабыр, бик сабыр кеше безнең әни. Аның кебек кеше сирәктер. Әле дә киңәшчебез, сердәшчебез ул безнең. 16 оныгы, тугыз оныкчыгы өчен яраткан әби.
Ә әниләр безнең башка иде...
Без нишләптер бик сабырсыз хәзер,
Тигез җирдән түмгәк эзлибез.
Кабынырга торган күкерт димме,
Ут күзләгән шырпы төсле без...
Канәгатьлек хисе кими бара,
Шөкер итеп яшәү булганга.
Мин нишләптер гел Әнине уйлыйм,
Сабыр савытларым тулганда...
Бигрәкләр дә сабыр, тыйнак булган,
Зирәк булган безнең әниләр.
Югыйсә бит күрәсен дә күргән,
Кичмәгән бит баштан, эх, ниләр...
Зарлануны ләкин белмәделәр,
Сизмәдек дә тормыш әчесен...
Бик тә килә, Әни, синең кебек,
Гел канәгать булып яшисем!
Синдә булган барлык сыйфатларны,
Туплар идем, Әнием, үземә!
Сабыр да син, тыйнак, акыллы да,
Бик зирәк тә, чыдам, түзем дә!
Без нишләптер бик сабырсыз кебек,
Әллә дөнья шулай үзгәрде!
Тулган чакта сабыр савытларым,
Искә төшә Әни күзләре!
Искә төшә Әни сүзләре!
Гөлара Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев