Остазына музей оештыручы
Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев хәбәр итә.
Сез үзегезнең Әлифба китабын хәтерлисезме? Мәктәптә иң беренче көнегезне хәтерлисезме? Агач яфракларын алтынга манып йөрүче сентябрь кояшын хәтерлисезме? Хәтерләмәүчеләр булса, мин аларга Арчада урнашкан “Әлифба” музеена килергә киңәш итәм. Сезнең хәтерегез гөлт итеп кабыначак. Күктә ашыгып йөзгән сентябрьнең алама болытлары шундук таралачак.
Кем нигез салды соң бүгенге көндә дөньяда бердән-бер булып танылган, Арчаның данын еракларга илткән “Әлифба” музеена?
Музей турында иң беренче сүзне шул вакыттагы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Харисов Фариз Фахразович әйтте. “Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк” диде ул үзенең чыгышында. Тантана Әлифба авторы Сәләй Гататович Вагыйзовка 90 яшь тулуга багышланган иде. Арча педагогия көллиятенең легендар директоры Сәгъдиев Илдус Абдрахманович күтәреп алды бу идеяне. Һәм, ниһаять, Хайруллин Хөсәен Фатыйхович...
Җиң сызганып эшкә керешә лаеклы ялга чыккан, педучилищеның тарих укытучысы Хөсәен Фатыйхович. Ул укытучылардан һәм студентлардан торган музей комиссиясе төзи, музейның концепциясен булдыра, экспонатлар туплый башлый. Бик күп әйберләрне әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова үзләре бирә, музей ачылганда алар әле исән була. Күп кенә документларны архивтан эзләп табарга туры килә. Хөсәен Фатыйховичның тырышлыгы бушка китми, нәкъ бер ел эчендә музей ачарлык материал җыелып бетә. 1999 елның 6 октябрендә музей тантаналы шартларда ачыла.
Музей белән 17 ел Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Камалетдинова Сания Сибгатулловна җитәкчелек итте. Бу чорда музей фонды баетылды, ныгыды, танылды.
19 мартта Хайруллин Хөсәен Фатыйховичка 95 яшь тулган булыр иде. 2010 елда ул 80 яшендә арабыздан китте. Үзе Тәтеш районы Кече Торма авылында 1930 елда дөньяга килгән. 1948 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаган егет югары белемне Казан педагогия институтында ала. Әлифба авторы Рәмзия Вәлитованың укучысы да ул. Сабыр, тыйнак, зыялы кеше иде. Арчаның Гагарин урамында яшәде. Хәзер ул йортта Казаннан күчеп кайтып кызлары Гүзәл белән Гөлназ яшиләр. Нигезне саклаучылар алар. Оныклары Ильяс Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе булып эшли.
Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, “Белем” җәмгыятенең алыштыргысыз пропагандисты, яшьләрнең яраткан остазы, тирән белемле галим, “Әлифба” музеен оештыручыларның берсе, аның беренче директоры Хөсәен Фатыйх улы райондашлар арасында олы ихтирам казанды. Безнең сүзләребез аңа дога булып ирешсә иде.
Дамир Таҗиев, “Әлифба” музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев