“Озак яшәвемнең сере татулыктадыр”
Иренең вафатына да унбер ел инде. Әхәттән ике яшендә калган оныгы Айдар төп нигезне саклый, өч бала үстерә.
Арчада, Мичурин урамында яшәүче Мәүҗүдә апа Галимҗановага 100 яшь тулды.
Тулы бер гасыр яшәгән якташыбызны өенә барып район башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлады. Ул йөз яшьлек ветеранның тормышы белән кызыксынды, Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды.
– Менә бу чәчәкләрне район җитәкчесе алып килгән иде, – диде Мәүҗүдә апа өстәлдәге бик матур чәчәк бәйләменә күрсәтеп.
Бирәзәбаш авылында гади колхозчылар гаиләсендә туа ул. Әтисе дә, ике абыйсы да беренчеләрдән булып колхозга керә. Олы абыйсы гомере буе тракторда эшли, икенче абыйсы Казанга укырга китә, аннан Арчада судья була.
– Өч малай, ике кыз идек без. Сеңлем белән энем дә бар иде. 1941 елда җиденче сыйныфны тәмамладым. Аннан сугыш башланды. Балачагым да, яшьлегем дә шундый вакытка туры килде. Нинди эш бар, барысын да башкардык. Ул вакытта авырлык кичермәгән кеше булмагандыр да. Барысы да уртак иде. Ат белән тырмага да чыктык. Ирләр юк бит. Хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр генә калды, – диде Мәүҗүдә апа. – 1941 елның сентябрендә олы абыйның армия хезмәте тәмамланасы иде. Шул өч елына тагын алты ел өстәлде. Бер-ике хаты килде дә, башка хәбәре булмады. Тугыз елдан соң исән-сау кайтты. Икенче абыем үзе теләп сугышка китте, дүрт елдан соң гына кайтты. Әти олы иде, сугышка алмадылар. Авылда бригадир да, ферма мөдире дә, рәис тә булды. Монда да бик авыр иде. “Сугышка китеп үлгән булсам, ичмасам”, – дигәне хәтердә әле. 1945 елда мине кибетче итеп куйдылар. Бик башлы идем. Эшли аласыма ышандылар.
Илленче еллар башында кияүгә чыга Мәүҗүдә апа. Бер белмәгән, бер күрмәгән кешегә бирә аны әти-әнисе. Егетләр белән йөрмәгән, кыргыйрак булган кыз аларга каршы килми. Шулай Казанга китеп бара. Тик ияләшә алмый, ике елдан кечкенә кызы Әлфияне алып, авылга кайта. Артельгә эшкә керә.
– Алты елдан артельне промкомбинатка куштылар. Нишләргә? Арчага барсам, баланы кая куям? Әле укырга да кермәгән. Торырга урын, таныш кеше дә юк, – диде Мәүҗүдә апа. – Шунда Мөхәммәт исемле кеше мине кияүгә сорап килде. Риза булдым. Яшәп киттек. Әхәт исемле улыбыз туды. Мөхәммәт Әлфияне дә үз итте. Әхәттән дә ныграк яратты аны.
– Ул килгәндә мин биш яшьтә булганмын. “Менә синең әтиең”, – дип таныштырды бабай. Миңа карата бик әйбәт иде, кирәк вакытта кырыс та булды. Теләгәнне ашатты, киендерде, укытты, кияүгә бирде, – дип искә алды әтисен Әлфия ханым. – Институтны тәмамладым, 12 ел икенче мәктәптә укытучы, 25 ел өченче мәктәптә завуч булдым. Әле дә эшлим, гуманитар техникумда укытам.
Әхәт тә өйләнә. Тик ул кыска гомерле була. 1991 елда җиде һәм ике яшьлек балаларын ятим калдырып, үлеп китә. Шул елдан бирле Мәүҗүдә апа килене Рәмзия тәрбиясендә яши.
– Рәмзия бик яшьли ялгыз калды. Теләгәнен кисен, теләгән җиренә барсын, сүз әйтмә, – ди хатынына шунда Мөхәммәт абый.
Иренең вафатына да унбер ел инде. Әхәттән ике яшендә калган оныгы Айдар төп нигезне саклый, өч бала үстерә.
– Бүген мин ике килен белән яшим. Рәмзиянең килене дә бик әйбәт булды. Шушы өйдә җиде кеше торабыз, – диде Мәүҗүдә апа. – Кулдан килгәнчә булыштым, балаларын караштым. Бик чуар мин. Бик вакчыл да булдым. Андый кеше озак яшәми, диләр иде, дөрес түгел икән. Башлаган эшемне ахырына җиткермичә йокламый да идем. Әле дә тик тора алмыйм. “Әни, эшләмә инде, кеше дөрес аңламас”, – ди Рәмзия. Юк, йөрәк түзми. Элек бәрәңгегә сибәргә коедан утызар чиләк су чыгара идем. Тегү дә тектем, төннәр йокламый тектем. Хәзер булмый.
– Әни безне дә эшкә өйрәтте. Бер тик тотмады. Йортыбыз аларның бакча башында иде. Эштән кайтып бераз ятып торыйм, дисәң, юк. нинди йоклап яту ул, дип менеп җитә. Шундый тынгысыз җан ул, – ди Әлфия ханым.
– Озак яшәүнең сере нәрсәдә, – дип сорыйлар. Гомер буе эшләдем дә эшләдем. Бәлки, шундадыр. Йокы яратмадым, әле дә яратмыйм. Ризыкка нәзберек тә, күп ашаулы да булмадым. Май белән кара ипи, шикәр белән сөтсез чәй эчәм мин. Кибет ризыкларына исем китми. Кайчак шулпа эчәсе килеп куя. Киленнәрем нәрсә сорасам, шуны әзерләп бирәләр. Урыным түрдән, Аллага шөкер. Рәхмәт киленнәргә. Минемчә, озак яшәвемнең сере татулыктадыр. Бөтен туганнар белән тату яшәдек. Киленнәр белән тату торабыз. Рәхмәт Рәмзиягә, ул минем кызым кебек. Алинә киленем дә бик әйбәт булды,–диде Мәүҗүдә апа. – Балаларым, оныкларым якын итә. Мин бүген бик бай кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев