erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Педагогик белеме дә ярап куя

Вакыт белән хисаплашмый торган, тынгысыз хезмәт. Әмма һәр эштән тәм таба белергә генә кирәк Энҗе Мөхәммәтҗанова турында күптән язасы килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләк безне очраштырды.

Газета битләрендә бик күп хезмәт ияләре турында мәкаләләр басылып чыга. Бу юлы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова турында язарга булдык. Аның нинди хезмәт башкаруы гына түгел, гомумән, Арчада андый бүлекчә барлыгын да белмәүчеләр бардыр. Чөнки ул күзгә күренми торган, әмма тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш. Кайберәүләр аны мөһим дә санамыйдыр. Әмма, уйлап карасаң, ул бүген, урамнарда техника мыжлап торган заманда, иң кирәкле хезмәтләрнең берсе.

Энҗе үзен Апаз авылы кызы дип саный. Әмма гаиләләре аңа дүрт яшь чагында Арчага күчеп килеп урнаша. Кыз Арчаның өченче мәктәбендә укый, унберенче сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятенә керә. Уңышлы гына тәмамлап, укуын татар дәүләт гуманитар институтта дәвам итә. Читтән торып. Шул чорда Кәче мәктәбендә педагог-оештыручы була. 
– Бертуган апам Гүзәл Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика бүлегендә эшли иде. Ул декрет ялына китте. Шунда аның урынына кереп калдым. 2000 ел иде бу. Һәм менә 23 ел инде биредә. Үзем декрет ялыннан соң 2004 елда  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фондыны (башта ул шулай атала иде) директор булып кердем, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова.

Эш буенча аның белән бик күп очрашырга, аралашырга туры килә. Нинди генә чаралар уйлап тапмый да, уздырмый ул. Шимбә-якшәмбе дә юк, мин чираттагы ялда, дип тә тормый. Кайчан элемтәгә кермә, аңлата, тиешле мәгълүматны табып бирә. Гомумән, бик җайлы, рәхәт кеше ул. Аралашырга да, эшләргә дә. Йомшак, матур итеп сөйләшә, кайчан карама йөзендә ягымлы елмаю, үткенлеге дә бар, үтемле итеп җиткерә белү осталыгына да ия. 
– Бик мәшәкатьле, тынгысыз, көч, белем, тырышлык сорый торган вак хезмәт, яратып башкарасыңмы? – дип сорадым аннан.
– Яратамдыр, дип уйлыйм. Югыйсә, иртәгә эшлисе, планлаштырылган чараны ничек башкарып чыгасы, дип төнлә дә уйлап ятмас идем,  – диде Энҗе көлемсерәп. – Канга сеңгән инде. Балалар белән бик тиз аралашып китәм, уртак тел табам мин. Минем хезмәтем дә балалар юл кагыйдәләрен төгәл белсен өчен төрле алымнар кулланып үтемле итеп аңлатудан гыйбарәт. Педагогик белемем дә бик ярап куйды. Даими балалар, студентлар белән эшләргә туры килә бит. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу аңлатуны ул төрле юллар белән башкара. Төрле чаралар, әңгәмәләр, бәйгеләр, ярышлар оештыра, очрашуларда катнаша. 
– Ел саен ЮХИДИ бүлекчәсе, район мәгариф идарәсе, ДОСААФ оешмасы, Укучылар сарае, спорт мәктәбе белән берлектә уртак еллык план төзелә. Ай саен нинди чара үтәчәге билгеле була. План буенча гына түгел, планнан тыш та эшлибез. Бәлки, шуңадыр, безнең районда балалар катнашында юл һәлакәте юк дәрәҗәсендә. Андый чараларның файдасы бик зур. Чөнки нәкъ менә бала чакта кагыйдәләр хәтергә нык сеңеп кала, – ди Энҗе.
Район күләмендәге чараларны яктыртып барырга тырышабыз. Картинг буенча узышлар, “Автоледи”, “Автобабай”, “Автосессия” дигән хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, студентлар өчен ярышлар, машина йөртү таныклыгы алып өлгермәгән, машина йөртү таныклыгы алу өчен әле укучы гына студентлар белән автомобильдә күп төрле ярыш (юл хәрәкәте кагыйдәләре, фигуралы йөрү һәм башкалар), 8 март көнне юлга чыгып хатын-кыз машина йөртүчеләргә чәчәкләр тапшыру, мәктәп укучылары өчен “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы һәм тагын бик күп чаралар үткәрелә. Күбесе ДОСААФ оешмасы белән берлектә. Картинг ярышларын үткәрүдә Укучылар сарае зур өлеш кертә, район хакимияте дә ярдәмен күрсәтә. 

Болары район күләмендә үткәннәре. Моннан тыш Энҗе булмаган балалар бакчасы, мәктәп юктыр районда. Һәрберсенә барып, төрле чараларда катнаша ул, киңәшләрен бирә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча  балаларның белемнәрен тикшерә. 
– Һәр мәктәптә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды оешкан. “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында укучылар үз белемнәрен исбатлый. Республика күләмендәге ярышларда да район данын яклаучыларыбыз бар. Баштарак Лесхоз мәктәбе булса, хәзер эстафетаны Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге Арчаның беренче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары алды. Алар белән юлларга чыгып төрле акцияләр оештырабыз. Балаларга бу эш бик ошый. Шундый һәр чараны оештыруда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре зур ярдәм итә, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова.

Вакыт белән хисаплашмый торган хезмәт. Гаиләдә аңлаулары да кирәк. Ә Энҗенең анысы да көйләнгән. Ире Рамил белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Нияз федераль университетта өченче курста белем ала, юрист булырга хыяллана. Икенче уллары  бишенче гимназиядә алтынчы сыйныфта укый. Анысы футбол белән мәшгуль. Гүзәл апасы гомер буе ЮХИДИ бүлекчәсендә, ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Әнисе Рәйхана булышып тора. “Өйдә чисталык, тәртип булсын миңа. Бушанырга теләсәм, минем өчен иң уңай эш – бакчада чүп утау. Кешегә сәер тоелыр, әмма мин берүзем чыгып, тынлыкта чүп утаудан рәхәтлек табам”, – ди ул. Әнә шулай өендә дә, хезмәт урынында да үзенә тәм табып эшли Энҗе.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев