erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия фондының Арча районындагы клиентлар хезмәтендә өлкәннәр белән аралашу үзәге ачылды

Һәркем күңеленә якын шөгыль таба алачак

Татарстан Россия Пенсия фондының өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләрен ачу проектында катнаша. Әлеге проектның максаты – өлкән кешеләрнең буш вакытын файдалы үткәрүен оештыру һәм аларга үзара аралашу өчен мөмкинлекләр тудыру.

Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте үзәк эшчәнлеге өчен аерым бүлмә бүлеп бирелгән. Узган атнада анда клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җитәкчелегендә район ветераннар советы, пенсионерлар берлеге, Иҗтимагый совет әгъзалары белән түгәрәк өстәл артында очрашу булды.

– Безнең республикада мондый үзәк әлегә Арча һәм Азнакай районнарында гына бар, – дип  таныштырды Рузия Нурмөхәммәтова. – Ул илебездә пилот проекты буларак тормышка ашырыла. Безнең районда үзәк белән район пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова җитәкчелек итәчәк.  Үзәк эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр ачык. Бүлмә кечерәк булса да, без өлкәннәргә актив ял оештыру өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык. Биредә һәркем күңеленә ятышлы шөгыль һәм яңа дуслар таба алачак. Безнең максат – өлкән кешеләрне берләштерү, аларны төрле чараларга тарту.

Руфия Баһаветдинова үзәкнең эш планы белән таныштырды.

– Өстәл уеннары уйнау, кроссвордлар чишү, түгәрәк өстәлләр оештыру, кул эшләре буенча осталык дәресләре, медицина, банк хезмәткәрләре, язучылар белән очрашулар үткәрергә уйлыйбыз, – диде ул. – Шулай ук Арча шәһәрендәге музейларга экскурсияләр, спорт ярышлары, бәйгеләр оештыруны, ретро-кинолар карауны да күздә тотабыз. Биредә һәр өлкән кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба алыр, дип өметләнәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуга килүчеләр шулай ук үзләренең фикреләрен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерде.

– Айга бер-ике тапкыр спорт залында шөгыльләнү мөмкинлеге булса, әйбәт булыр иде, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. Шулай ук коляскада гына хәрәкәтләнә алучы өлкәннәр турында да онытмасак иде. Аларны да бирегә китерү, төрле чараларда катнаштыру мөмкинлеген карарга кирәк.

Очрашу ахырында Руфия Баһаветдинова һәркемне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аралашып яшәү – үзе зур бәхет. Өлкәннәр биредә аралашып кына калмыйча, яңа дуслар табар, яңа һөнәрләр дә үзләштерер. Уңышлы башлангыч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев