Пенсионерларны курсларга көтеп калабыз!
Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга ТР Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирә.
– Рузия Илсуровна, пенсионерлар өченче буын университеты турында язуыбызны сорыйлар.
– Татарстан Республикасы буенча “Россиянең пенсионерлар берлеге”нең төбәк бүлекчәсе безнең Арчадагы клиентлар хезмәте белән “Өченче буын университеты” базасында 2020–2021 уку елына тыңлаучыларны кабул итә.
– Пенсионерлар нинди программалар буенча шөгыльләнәчәк?
– Һәр бүлек аерым программа буенча эшләячәк. Компьютерга өйрәнү бүлеге булачак. Бакча һәм дизайн, туган як тарихы, хокук белемнәре мәктәбе, бию терапиясе бүлекләре пенсионерларны кабул итә.
– Бу бүлекләргә язылырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиешләр?
– Курсларга язылырга теләүчеләр безгә – Арчадагы клиентлар хезмәтенә 10нчы яки 11нче бүлмәгә килсеннәр. Үзләре белән паспорт, пенсия кенәгәсе, хезмәт кенәгәсе булсын.
– Гаризаларны ничәсенә кадәр кабул итәсез?
– Гаризаларны 2020 елның 5 октябренә кадәр кабул итәбез. Пенсионерларны көтеп калабыз! Телефоннар: 3-03-79, 3-00-79.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев