Перәннек пешерәбез
Чәй өстәленә үзегез пешергән прәннекләр.
Камыр өчен:
500 мл сөт
1 кг 250 гр он
500 гр шикәр комы
бер чеметем тоз
100 мл көнбагыш мае
32 гр ванильле шикәр комы
60 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
2 йомырка
2 йомырканың сарысы
1 кг он
Прәннек өстенә сөртер өчен крем:
2 йомырка агы
250 гр шикәр оны
250 гр онга шикәр комы, тоз салып яхшылап болгатабыз. Сөтне кайнатып чыгарып, онга салып, төерләре калмасын өчен яхшылап болгатабыз. Камыр бераз суынгач, 2 йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын (2 йомырканың агы кремына кала) салып туглыйбыз. Шуңа көнбагыш маен салабыз. Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз, аннары он салып камыр басабыз. Чама белән 1 кг он китә. Камыр йомшак булырга тиеш, кулга да ябышмасын. Камырны кисәкләргә бүләбез дә җәеп, стакан белән кисәбез. Калынлыгы 7-8 мм тирәсе була. Газ мичендә 20 минут тирәсе пешерәбез (газ миче кызып китсә, тиз дә пешәргә мөмкин.
Шикәр онын аз-азлап салып, йомырканың агын миксер белән күпертәбез һәм суынган прәннекләр өстенә ягабыз.
Әлеге рецепттан 2 кг прәннек чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев