erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Пионер“да сарык үрчетәләр, Шурабашта комплекс төзиячәкләр

27 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гилүс Баязитов белән район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Северный“ хуҗалыгында, “Пионер“ фермер хуҗалыгында булдылар.

3 июньдә “Северный“ хуҗалыгы базасында булачак республика күләмендә зур семинарга әзерләнү бара.

“Пионер“ фермер хуҗалыгын эшмәкәр Айрат Сафиуллин оештырды. Аның әтисе  Вәзыйх ага Пионер авылында туган. Әлеге авыл инде беткән иде, Айрат Сафиуллин аңа “җан“ өрде, йортлар, терлек тораклары төзеделәр. Хәзерге вакытта романов токымлы сарыклар асрыйлар.

Район җитәкчесе Айрат Сафиуллинның Күлтәстәге хуҗалыгында да булды, андагы  фермада да сарыклар үрчетәләр.
Алмаз Хисаметдинов Хәтнә авылының бүгенге тормышы белән танышты, андагы истәлекле урыннарны карады.

Район җитәкчесе “Кырлай“ ширкәтендә бәрәңге утыртуда эшләүче Алмаз Шәйхетдинов, Әхмәт Шәрәфетдиновка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды. “Заря“ ширкәтендә эшләр барышы белән танышты. Җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов киләчәккә планнар белән таныштырды. Шурабашта 500 сыерга исәпләнгән комплекс төзергә җыеналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев