erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Планнар зур, эшләргә генә кирәк

А.Тыгин: “Килүебезнең максаты – районда ныклап төзекләндерүнең, күпфатирлы йортлар ишегалларының, кышка әзерлекнең торышын тикшерү”.

Арчада ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе–ТРның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнашында күчмә киңәшмә үтте.

– 31 районда булдык. Арча һәрчак Арча инде ул. Тукайның туган ягы һәм шушы исемгә лаеклы булып кала бирә. Район җитәкчеләре ярдәме белән “Идарәче компания” зур һәм нәтиҗәле эш башкарган. Ныклап төзекләндерү тәмамланган. Ишегаллары каралган. Район кышка әзер, – диде ул югары бәя биреп. – Дөрес, аерым сораулар, халык мөрәҗәгатьләре буенча башкарасы эшләр бар. Алар урында хәл ителер. Нигездә, барысы да яхшы.   

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән әңгәмәбез дә шул хакта.

– 2008 елдан башлап республика программасы кысаларында 103 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. 2020-2024 елларда 37 күпкатлы йорт төзекләндерелде. 2025 елда тагын 11 күпкатлы йорт-ны һәм дүрт ишегалдын программага керттеләр. Ишегаллары буенча программа тәмамланып бара, шуңа дүрт кенә ишегалдын алырга туры килде.

 

Күпкатлы йортларга килгәндә, быел Банк урамы, 31, 35, Вагыйзовлар урамы, 12, Зур урам, 69, Күпер урамы, 5, Вокзал урамы, 9А, Зәйнуллин урамы, 5, 7, 9нчы йортлар төзекләндерелде.

“Күпфатирлы йортларны төзекләндерү” республика программасына кертер алдыннан башта “Идарәче компания” белән берлектә шул йортларда яшәүче халык белән җыелып сөйләшәбез, үзара килешеп, беркетмә төзибез. 

– Быел да яңа йортлар файдалануга тапшырылды.

– Әйе, дәүләт торак фонды аркылы социаль ипотека йортлары төзелә. Аларда ятимнәр өчен дә фатирлар бар. Менә шундый бер 48 фатирлы йорт Бакый Урманче урамында файдалануга тапшырылды. Бу урамда тагын бер йорт төзелә. Беренчесен “МСО”ширкәте, икенчесен “Армада” ширкәте төзи. Тагын ике 32 фатирлы йортны “КСМ” ширкәте төзеде. Соңгы икесе, элеккеге “Сельхозхимия” территориясендәгеләре коммерция буенча.

– Быел ишегаллары кайларда төзекләндерелде?

– Божадагы Үзәк урамда ике йорт, аңа илтүче юл, Ватан урамында 4А, 6А, Комсомол урамында 10, 10А, 7, Интернационал урамында, 5, 8, Җәлил урамы, 4, Беренче Май урамы, 19,  Зур урам, 74, Восточная, 22, Садовая,2 йортлары ишегаллары төзекләндерелде. Аларның кайберләрендә икешәр йортка бер ишегалды туры килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Матур биналар да арта....

– Быел бишенче гимназиядә 105 миллион сумга зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Монда мәктәп кенә түгел, шул бинада урнашкан балалар бакчасы да яңарды. Бик матур килеп чыкты.

Мәдәният өлкәсенә килгәндә, район үзәк китапханәсендә төзекләндерү эшләре бара. Аны сентябрь ахырында тапшырылыр, дип уйлыйбыз. Иске Кырлайдагы Мәдәният йорты төзекләндерелә. Ул озак-ламый файдалануга тапшырылачак.

Курса Почмакта фельдшер-акушерлык пункты салынды. Яңа Кенәрдә хастаханә төзекләндерелә. Хастаханәнең яртысы, элеккеге “Өмет” тернәкләндерү үзәге ягы ябык тора. Әмма без бинаны тулысынча төзекләндерергә, дигән карарга килдек. Тулысынча түбәсен алыштырдылар. Бүленгән акча хастаханәнең бер өлешен төзекләндерергә генә җитте. Калганы киләчәктә программага кертелер, дип өметләнәбез. Урта Бирәзә, Иске Төрнәле, Кышкар авылларында фельд-шер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде.

Быел Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы” төзелде. 28 миллион сумнан артыграк бәягә төште ул. Аны “Эталон” ширкәте эшләде. Тиздән тапшырылачак та.

Социаль өлкәдә дә яңарышлар бар. Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта, Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә төзекләндерү эшләре алып барылды. Тернәкләндерү үзәгендә әле дә эш бара. Шушмабаш авыл Советы бинасы ныклап төзекләндерелде.

Тагын бер бик зур проект бар. Ул 300 миллион сумнан артык бәягә төшәчәк. Яңа Кырлайда музейдан алып Сәгъди абый йортына кадәр ике яктан Ия елгасы чистартыла. Җәяүле юллары, басмалар, пирслар белән бик матур итеп эшләнә. Бу Г.Тукайның 140 еллыгына багышлана. Монда музейның үзенә, территориясенә, Сәгъди абый йортына төзекләндерелү үткәреләчәк. Кушлавыч та читтә калмады. Тукайның туган йорты ишегалды каралды. Шулай ук Кушлавычка илтүче юлны салу өчен 223 миллион сум акча бүленеп бирелгән иде. Яртысын узган ел эшләсәк, калганын күперләр белән, авылның икенче башына кадәр быел эшләделәр.

Авыл территориясен комплекслы үстерү программасы буенча Яңа Кенәр мәчете территориясендә балалар мәйданчыгы ясалды, Күлтәстә күләмле эшләр башкарылды. Биредә авыл халкы да ярдәм итте, Илһам Шәяхмәтов башлап йөрде. Агачлар утыртылды, буасы каралды. Быел бер өлеше эшләнсә, калганы алдагы елга калды. Күлтәси яшәгән йорт яңартылачак, скульптуралар куелачак. Менә дигән ял итү паркы булачак.

– Быел бик күп һәм зур эшләр башкарылган. Киләчәккә планнар нинди?

– Арчаның җиденче, икенче мәктәпләрен төзекләндерергә кирәк. Аннан футбол манежы ясау күздә тотыла. “Алгарыш” яшьләр үзәген әзерләп бетерәсе бар. Төзекләндерәсе клублар (Ашабаш. Мөрәле, Урта Сәрдә, Иске Кишет, Урта Пошалым) бар. Кәчедә Мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәктәбе, Арча урман хуҗалыгы бинасына ремонт, Иске Чүриледә балалар бакчасы  кирәк. Юлларны карыйсы бар. Быел Кече Төрнәлегә юл салынды. Алан юлына таш җәелеп бетте. Кылачы-Урта Сәрдә, Түбән Аты, Яңа Кенәр-Сөрде, Апаз-Мирҗәм, Өчиле-Иске Йорт, Сеҗе юллары начар хәлдә. Юл салу бик кыйммәт. Өлешләп булса да карала. Планнар зур, эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев