Португалиядә яши, татарча биеп җиңү яулый
Исән-сау булып, туган ягыбызда, Арчада күрешергә язсын, Гөлфия ханым.
Арчадан Гөлфия Солтанбаеваның Португалиядә яшәүче оныгы Александра Италиядә үткән халыкара бәйгедә татар кызлары биюен башкарып, икенче урынны яулаган.
Бу хакта ишетеп, Саша турында язарга теләгәнне белгәч, башта Гөлфия ханым каршы килде. Дөрес аңламаслар, болай да тискәре фикерләр белдерүчеләр, качып яталар, диючеләр дә бар, диде ул. Тик, нишлисең, язмыш үзе шулай хәл иткән. Алар Португалиягә әле генә китмәгән, Гөлфия ханымның оныкларын карашырга китеп, анда яши башлавына да 11 ел үткән. Дөрес, торган ягы Арчага кайтып-килеп йөргән. Чөнки аның монда якыннары, дуслары. Биредә аның гомер иткән ире Данис абый җирләнгән.
Гөлфия Солтанбаева белән без ватсабтан видео аша аралаштык. Озак кына сөйләштек. Аннан оныгы Саша да безнең әңгәмәгә кушылып китте.
– Арчада Вагыйзовлар урамында яшәдем мин, – дип башлады сүзен Гөлфия ханым. – Озак еллар “Сельхозхимия“дә эшләдем. Кызым Гөлназ биш ел Арча педагогика көллиятендә инглиз теле укытты. Тормышка чыкты. Уллары туды. Әйбәт кешеләргә туры килгән иде. Тик, нишлисең, яшьләр килешеп яши алмадылар. Аерылыштылар. (Әмма әби-бабайсы, Гөлнара апасы, әтисе Тимурны ташламадылар, яраттылар, ярдәм итеп тордылар. Тимур да аларны якын итте, яннарына, еш булмаса да, кайтып йөрде. 18 яше тулгач та кайтты әле). Аннан кызым әтисе Даниснең үлүен бик авыр кичерде. Бервакыт минем янга килде дә: “Әни, минем Арчада каласым килми, авыр миңа монда. Дус кызым Испаниягә чакыра. Шуның белән китәм”, – диде. Югалып калдым, каршы килдем, еладым. Улыма әни каршы, дип әйткән ахры, ул кайтып ризалатты. Күндем инде, нишли алам.
– Шунда кияүгә дә чыктымы?
– Әйе. Ире рус милләтеннән аның. Омскидан. Бер авыр заман булып алды бит әле. Эш юк, акча юк. Шул чорда ул Португалиягә төзелешкә эшкә киткән. Испаниягә чыкканда кызым белән танышкан. Өйләнешеп бер ел яшәгәч, яңадан Португалиягә киттеләр һәм шунда төпләнделәр дә. Беренче иреннән улы Тимурны минем янда калдырган иде, аны да алып китте. 2 сыйныфны тәмамлаган иде. Тимур телне тиз өйрәнде. Әйбәт кенә укый башлады. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Менә шунда мине бала карашырга чакырдылар. Кайтып-килеп йөрдем. Кызлар мәктәпкә киткәч, тагын бардым. Чөнки анда олы кешесез мәктәптән чыгармыйлар. Кул куеп алып китәргә кирәк. 3 яшьлек кечкенә кызлары да бар әле. Быел сентябрьдә балалар бакчасына йөри башлады. Тагын мин кирәк булдым. Португалиядә декрет ялы алты ай гына. Шулай ике арада йөри-йөри 11 ел үтеп тә китте.
– Әби янда булгач, телне онытмыйлардыр инде. Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
– Русча да, татарча да сөйләшәбез. Тимур татарча сөйләшә, кызлар аңлыйлар, тик сөйләшә алмыйлар. Әтиләре кайткач, русчага күчәбез. Үзләре генә булганда, португалча аралашалар. Әмма өч милләтнең дә гореф-гадәтләрен саклыйбыз, бәйрәмнәрен үткәрәбез, ризыкларын әзерлибез. Кияү өчпочмак, гөбәдияне бик ярата, үзе тәмле итеп борщ пешереп ашата.
– Португалия халкының милли ризыгы нинди?
– Балык белән бәйле. Бәйрәмнәрдә балык ризыклары пешерәләр. Кипкән тозлы балыкны тәүлек буе суга салып тоталар, ваклыйлар, янына кипкән кыздырылган бәрәңге кушалар. Төгәл рецептын әйтә алмыйм, әмма тәмле була. Атлантик океан буенда урнашкан ил бит ул. Халкы океанга чыгып китеп балык тоткан. Үзләре белән ашарга бозылмый торган кипкән тозлы балык алып чыгып киткәннәр. Менә шулай милли ризыкка әверелгән. Ә кызым бер фирмада эшләде. Инглиз телен яхшы белүче хезмәткәр кирәк иде. Шунда милли ризыклар әзерләргә өйрәнде.
– Гөлфия ханым, Саша бию белән мавыгып киткән, ә Арина нәрсә белән шөгыльләнә?
– Башта икесе дә биюгә йөрделәр. 4-5 яшьтән үк. Алып барам, алып кайтам, көтеп торам. Әмма Арина биюне бик үк кабул итмәде, эзләнде. Абыйсы кикбоксингка йөри иде. Призлы урыннар да алды. Үзе белән сеңлесен дә алып китте. Үз тренерына. Шул көннән кикбоксинг белән яратып шөгыльләнә. Ә Саша биюне ташламады. Үзе генә дә биеде, коллектив белән дә. Бик тә татар кызлары биюен өйрәнәсе килде. Хореографы Россиядән, Воронеждан килгән Юрий исемле кеше. Данлыклы Моисеев ансамбленә йөргән. Шул татар кызлары биюенә өйрәтте. Чыгышы озын түгел, чөнки бәйгеләрдә 3 минуттан артык вакыт бирмиләр. Татар кызлары биюе белән ул Португалиянең төньягында урнашкан Портуда (борынгы, бай шәһәр) үткән сайлап алу турында икенче урынны яулады. Анда татарлар турында белмиләр дә. Бу биюне бик ошаттылар. Шулай оныгым мин Татарстаннан, дип үзен күрсәтте. Аннан Италиядә үткән Европа илләре буенча халыкара бәйгегә дә шушы бию белән барды. Анда да икенче урынны алды.
– Саша, ни өчен син нәкъ менә татар кызлары биюен алырга булдың? – дип сорадым кыздан.
– Миңа үз илем, халкым, аның мәдәнияте, сәнгате бик ошый. Хәзерге вакытта мин “Барыня-сударыня” дигән рус халык биюен өйрәнәм. Әти-әниемнең туган ягын үземнең дә туган ягым дип саныйм. Португалияне дә яратам. Чөнки ул миңа бик күп нәрсә бирә.
– Син хәзер 9нчы сыйныфта. Киләчәктә нинди юнәлештә китәргә телисең? Уйламадыңмы әле?
– Алар 12 сыйныф укыйлар, – дип сүзгә кушылды Гөлфия ханым. – Соңгы сыйныфта балаларны нинди һөнәр сайлауларына карап аералар. Үзләре сайлаган һөнәрнең нигезләрен үзләштерәләр. Бездәге һөнәри училище кебегрәк инде. Тимур финансист буласым килә, диде. Бакалавриатны тәмамлаганнан соң әнисе янында фирмада (Гөлназ балык эшкәртү компаниясе директорының кадрлар буенча урынбасары, хисапчы) эшләп акча туплады һәм шул акчага Лиссабонда магистратурага укырга керде. Зур уку йорты ул. 47 мең студент, 3 мең ярым укытучы бар икән. Халыкара диплом бирелә.
– Балаларның уңышы сезнең дә уңыш, сөенеч инде. Шулай бит.
– Ничек кенә әле. Горурланам алар белән. Оныкларым бик акыллы, тыңлаучан булдылар. Әти-әниләре сүзеннән чыкмыйлар. Ирем Данис исән булса, ул да горурланыр иде. Данис бик башлы кеше иде, Тимур аңа охшаган.
– Исән-сау булып, туган ягыбызда, Арчада күрешергә язсын, Гөлфия ханым.
– Рәхмәт. Яңа еллардан соң кайтып килергә планлаштырам әле. Җәй кайтып булмады. Сагындырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев