Пошалымнар тырышлыгы эшләреннән күренә
Өч Пошалым халкы да соңгы китәсе гуманитар ярдәм машиналарына өлгертергә дип кичләрен җыелып токмач кисә
Гуманитар ярдәм оештыру хәзер көндәлек эшкә әверелеп бара кебек. Кирәк! Халыкка шул сүз җитә. Кемнең кайда нәрсә ясаганын, үргәнен, эшләгәнен күзәтеп барырга ярый әле социаль челтәрләр бар.
Пошалымнар хезмәте турында да ВК төркеменнән күреп белдем һәм Урта Пошалым китапханәсе җитәкчесе Гөлназ Галимҗанова белән элемтәгә кердем.
Бу як халкының тырышлыгы, көнне төнгә ялгап эшли белү осталыгы, ярдәмчеллеге турында укып, ишетеп беләбез. Алай гынамы, хәтта җырларда да аларга мәдхия җырлана. Шуңа бу эшкә дә бердәм булып кушылулары гаҗәп түгел.
– Гуманитар ярдәм җыюны без 2023 елда башладык. Ул вакытта Татарстан Лисичанск шәһәрендә яшәүче халыкка ярдәм әзерләде. Без дә балалар өчен уку әйберләре, китаплар һәм ашау ризыклары җыю белән изге эшебезне башлап җибәрдек, – диде Гөлназ ханым. – Аннан шуңа махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм туплау кушылып китте. Мин шәхсән үзем китапханә, мәдәният йорты гуманитар ярдәм җыйды, илтеп тапшырды дигән сүзне яратмыйм да, кулланырга да тырышмыйм. Чөнки авыл халкы хуплап алмаса, ярдәм итмәсә, китапханә дә, мәдәният йорты да үзе генә андый эшне планлы рәвештә даими башкара алмый. Бездә эш нәкъ тә планлы рәвештә бара.
Гөлназ Галимҗанова әйтүенчә, иң күбесе маскировка өчен челтәрләр үрелә һәм аңа кеше бик күп җыела икән. Окоп шәмнәрен бик күп җибәргәннәр, коры душ ясауга алынганнар. Анысын егетләр җәй көннәрендә аеруча яратып куллана. Чөнки су белән проблема, шул чакта коры душ ярдәмгә килә.
– Бөтен кирәк әйберсе белән матур итеп төреп, егетләрнең күңелләре булсын, дип янына конфетлар да тыгып ясыйбыз коры душны, – диде ул. – Аннан авыллар халкы дару үләннәре, җимешләр җыеп китерә. Дару үләннәрен капларга салып, җимеш тә кушып, чәй итеп әзерлибез. Кием-салым, ашау ризыклары китерәләр. Бөтен әйберне туплап, кабул итү пунктларына илтеп бирәбез. Безнең җай булмаганда, волонтерлар аша җибәрәбез.
Махсус хәрби операция зонасында авылдашлары да хезмәт итә. Үз җирлекләреннән киткән егетләргә адреслы посылкалар күп әзерләгәннәр. Иң алгы сызыктагыларына да, башкалар белән беррәттән булмаса да, посылкаларның бармый калганы булмаган.
– Теге юлы бу кеше катнашмады, монысында бу кеше килмәде, дигән сүзне беркайчан беркемгә дә әйтә күрмәгез, дим мин. Гуманитар ярдәмне бөтен кеше җыя хәзер. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да читтә калмый. Эштә дә. Һәр кеше үзенең җаенча, мөмкинлегеннән чыгып бөтен җирдә булышырга тырыша. Гуманитар ярдәм туплауда катнашмаган кеше юктыр, дип уйлыйм, – диде Гөлназ ханым. – Авылдашларга рәхмәтем чиксез зур. Кемнеңдер исемен аерып әйтәсе килми, чөнки берсе дә читтә калмый. Югары Пошалым, Түбән Пошалым, Урта Пошалым бу өлкәдә бердәмлек күрсәтә. Һич югында, мин бүген булышырга чыга алмадым, акча бирәм, үзегез кирәк дип санаган әйберне алырсыз, дип, картага акча салалар. Аннан гуманитар ярдәм җыя башлаганнан бирле читтә яшәгән авылдашлардан бик күп ярдәм тойдык. Авыл төркеменә язып кына куябыз, шунда ук акча җибәрәләр.
Узган ел ахырында Урта Пошалым авылы халкы җыелып, мәдәният йортында маскировка өчен челтәрләр үргән. Төзекләндерү эшләре башлангач, мәктәп бинасына күчкәннәр. Шул сәбәпле гыйнварда бераз тукталып торырга мәҗбүр булганнар. Хәзер соңгы китүче гуманитар ярдәм машинасына өлгертик дип, җиң сызганып токмач кисәргә тотынганнар. Әлеге вакытта да шуның белән мәшгуль. Аннан окоп шәмнәре ясарга планлаштыралар. Авылдашлары җибәргән акчага парафиннарын алып куйганнар.
Түбән Пошалым, Югары Пошалымда бу эш тукталып тормый. Халык китапханә, клубларда даими эш алып бара.
– Башка челтәр үрәсе, акча җыясы булмасын, иде инде, дип тели-тели эшлибез, – диде Гөлназ Галимҗанова. – Махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын да, егетләребез җиңү яулап кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев