erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Пөшәңгәрдә Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт узды

28 гыйнвар кичендә Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә Россиядә халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан төрле милләт вәкилләрен берләштергән зур мәдәни чара – концерт программасы оештырылды.

28 гыйнвар кичендә Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә Пөшәңгәр, күрше Сәрдәбаш авыллары һәм, Пөшәңгәрдән нибары 4 километр ераклыкта урнашкан Мари Эл республикасы Мари Турек районы Сардаял авылы үзешчәннәре катнашында матур концерт программасы тәкъдим ителде. Бу турда безгә Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге мөдире Илүзә Шәвәлиева хәбәр итте.

“Концерт Россиядә халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы буларак оешты, Рәсәй гимны белән башланып китте. Кичәдә мари, үзбәк, татар милләте вәкилләре, керәшен татарлары катнашты. Төрле халыкларның дәртле, матур биюләре, төрле телдәге туган ил, авыл турындагы патриотик җырлар, нәфис сүз белән үрелгән концерт тамашачының күңелен яулады. Халык бик ошатты, артистларны басып алкышлады. Катнашкан үзешчәннәребезгә, килгән тамашачыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы чараларыбызда да көтеп калабыз. Алдагы ел тынычлыгы белән килсен дип телибез”, – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев