Президент Арча районында
Күргәзмә дә оештырылган иде.
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Президент "Кырлай" ширкәтенең яңа төзелә торган сөтчелек комплексын карады. Шунда ук район товар җитештерүчеләренең күргәзмәсе оештырылган иде.
Аннан соң Рөстәм Миннеханов Яңа Кырлайда "Ат көне" ат-спорт фестивалендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев