erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профессорны аспиранты кислотага салган

Дүрт ай элек югалган профессор табылган.

Воронеж халкы шок хәлендә. Бер йорт балконында Воронеж дәүләт университеты профессоры, 57 яшьлек Вячеслав Кузнецовның калдыклары табылган. Билгеле булуынча, аны бер әшнәсе белән 33 яшьлек аспиранты үтергән.

Алар башта укытучыны хлороформлы тукыма ярдәмендә йоклаткан. Профессорның компьютерын һәм кесә телефонын алып, алар аның банк исәбеннән миллион ярымнан артык акча урлаган. Ә Вячеслав Кузнецовның үлгәнен аңлагач, аның гәүдәсен тураклап, тоз кислотасы һәм хлор эретмәсе салынган контейнерларга тутыралар...

Аспирант башкалар белән бергә югалган профессорны "эзләп" тә йөргән. Үтерүчене яхшы яктан гына бәялиләр, бу җинаятьне кылуы күпләрнең башына сыймый. Профессор да күпләрнең күңелендә ярдәмчел, зиһенле, изге күңелле булып калган.

Үтерүчеләр икесе дә гаепләрен таныган һәм хәзер тикшерү изоляторына ябылган.

Фото: mk.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Professorni-aspiranti-kislotaga-salgan-368018/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X