Профсоюз кайгырта
Хәрәкәттә-бәрәкәт
Арча районы балалар бакчаларында эшләүче хатын-кызлар Яңа Кенәрнең атаклы тренеры, педагог Тәлгат Әхмәтов истәлегенә ошетырылган волейбол ярышында катнаштылар. Арча спорт мәктәбендә очраштылар. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе дә шунда. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов та килде.
Кызлар тырышып-тырышып волейбол уйный. Алдан әзерләнеп килдек, диләр. “Менә мин мондый ярышларда 25нче елымны катнашам инде, - ди Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Искәндәрова. – Мин үзем Күкчәбирәзә авылыннан. Арчада яшибез. Өчиле мәктәбендә укыдым. 7нче сыйныфтан волейбол уйныйм. Чынлап торып волейболга Арча педагогика көллиятендә укыганда кереп киттем. Тренерыбыз Зиннур Сәгыйтов иде. Спорт белән һәрвакытта да шөгыльләнергә тырышам. Кышын чаңгы шуам, ярышларда катнашам. Җәен йөрим, йөгерәм. Балалар бакчасында да балалар белән спорт уеннарын уйнарга яратабыз. Волейбол ярышына да бик теләп һәм яратып килдем”. 10нчы балалар бакчасы мөдире Фәния Даниловна үзе дә монда, ничек килми каласың инде, йөрәк түзми, ул электән спорт ярышларында катнашып килде. Бүген дә ул үзе уйнардай булып командасы өчен җанатып тора. Ә командада спортта актив хатын-кызлар! Афәрин!
9нчы балалар бакчасы физик тәрбия укытучысы Лилия Гәрәева шулай ук актив профсоюз оешмасы әгъзасы. Озын зифа буйлы, матур ханым. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” принцибы белән яши. Төрле спорт ярышларында катнаша. Аларның командасы менә инде дүртенче ел волейбол буенча күчмә кубокны ала. Ә кубокка “Әхмәтов Т.Х. истәлегенә балалар бакчалары арасында волейбол буенча күчмә Кубок” дип язылган.
Заманында көчле волейбол командалары әзерләгән Тәлгат Әхмәтов ул! Китеп барды, бакыйлыкка күчте. Тормыш иптәше Гүзәл ханым Әхмәтова шулай ук волейбол буенча көчле тренер. Бүген дә ветеран Яңа Кенәр балалар бакчасы командасы белән ярышны карарга килде. Йөрәк түзми... “Командада мин әзерләгән волейболчы кызлар бар әле”, - дип сөйләде ул. Һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртып, шундый спорт ярышлары оештырып торган, ветераннарны да онытмаган профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка чын күңеленнән рәхмәт әйтте.
- Уку елы дәверендә профсоюз оешмасы әгъзалары “Сәламәтлек спартакиадасы” кысаларында үткәрелгән 11 төрле ярышта катнашалар, дип сөйләде район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Менә бу волейбол ярышы унынчысы. Тагын берсе – җиңел атлетика йөгерү калды. Уку елы ахырында нәтиҗәләр чыгарыла. Җиңүче, призлы урыннарны алган командаларга кирәкле спорт җиазлары бүләк итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев