Профсоюздан – ямьле табигатьле Абхазия.
Матур яллардан соң, эшкә дә җиң сызганып тотыначакбыз.
Җәй - күңелле ял итү, планлаштырылган яңадан- яңа сәяхәтләр һәм дә инде җылы сезонда хыялларыбызны тормышка ашыру вакыты. Мәгариф хезмәткәрләренең Арча территориаль профсоюз оешмасы җәйге ялны оештыруны иртә яздан ук башлады. Берничә юнәлеш тәкъдим ителде: Түбән Новгородка теплоходта елга круизы, Төньяк Кавказга, Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, Сочига, Абхазиягә … Җаның ни тели, сайла гына. Без ямьле табигатьле Абхазияне сайладык.
Арча, Саба, Әтнә районнары профсоюз әгъзалары Кара диңгез ярындагы иң борынгы һәм матур курортларның берсендә ял иттек.
Монда безне көньякның кунакчыллыгы, күңелгә якын совет архитектурасы, тәмле милли ризыклар һәм сокланырлык табигать каршы алды. Пансионат хезмәткәрләренең игелекле һәм әдәпле мөнәсәбәте яхшы ял атмосферасы тудырды. Бу көннәрдә йөзләгән турист зөбәрҗәттэй зәңгәрсу диңгез буенда урнашкан пляжда бары тик саф татар телендә генә аралаштылар. Ә кичләрен дискотекаларда илһамлы, җилкендергеч татар музыкасы яңгырады. Безнең музыка ял итүчеләрне генә түгел, Кавказ тауларын да хисләндерде, таң калдырды. Күңелдә яраткан Татарстаныбыз өчен горурлык хисе ялкынланды.
Көндәлек экскурсияләр, мәгърур таулар, шарлавыкларның саф яңгырашы, мәдәниятнең үзенчәлеге - болар барысы да искиткеч. Табигатьнең гаҗәеп матурлыгына инандык. Абхазиягә кешеләр дулкынландыргыч матур табигатьтән ләззәт алырга баралар - бу Абхазиядә ял итүнең төп плюсы. Безгә бирелгән мөмкинлекләр өчен профсоюзга зур рәхмәт.
Рәзилә Шәймәрданова,
Шушмабаш мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев