Алар спорт ярышларын оештырып торалар.
Бу көннәрдә Арчаның спорт комплексында район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәткәрләренең волейбол ярышлары барды. Башта ярышлар зоналарда үтте. Җиңүчеләр район үзәгенә финалга килделәр. Бүген хатын-кызларның финал ярышлары үтте. Ярышлар күңелле барды. 1нче урынны менә инде ике ел рзттән Арчаның 6нчы мәктәбе хатын-кызлар командасы алды. 2нче - Арчаның 11нче бакча командасы, 3нче - Арчаның 9нчы балалар бакчасы командасы. Ир-егетләр арасында 1нче -Яңа Кенәр мәктәбе командасы, 2нче - Арчаның 2нче мзктәбе, - 3нче - Апаз мәктәбе командасы. Котлыйбыз! Ахырдан профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов котлап, бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев