erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профсоюзларның көче зур, әмма проблемалар бар

Татарстан профсоюзлары оешуга сентябрьдә 103 ел булды

Шул уңайдан без район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе, район профсоюзлар координацион советы рәисе Вакыйф Харисов белән сөйләштек.
– Вакыйф Вәгыйзович, сезнең оешмада бүген күпме кеше исәпләнә?
– Безнең 49 башлангыч профсоюз оешмасында 1941 профсоюз әгъзасы бар, республикада – 178 мең, Россиядә – 4 млн.га якын. Мәгариф профсоюзлары Россия, Татарстан, район буенча да иң зур һәм куәтле профсоюзларның берсе. Без план нигезендә эшлибез. Төрле Россия, Татарстан күләмендәге кызыклы проектларыбыз бар. Горурланып әйтә торган эшләребез күп. Профсоюзларның көче зур. Ул халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче оешма.
– Шәхсән сезнең үзегезгә дә Мәскәүдә Дәүләт Думасы каршындагы пикетта катнашырга туры килде.
– Әйе. Мәгариф турында яңа закон эшләнгәндә күп кенә ташламаларны, гарантияләрне бетерү өстендә эш бара иде, профсоюзлар депутатлар белән сөйләшүләр алып барды, төрле чаралар, мәсәлән, минем үземә дә шушы Дәүләт Думасы каршындагы пикетта катнашырга туры килде. Менә шулай профсоюзлар тырышлыгы белән без укытучыларның ташламалы булган пенсиясен, авыл җирендә яшәгән һәм эшләгән укытучыларның да коммуналь түләүләргә ташламаларын сак-лап кала алдык.
– Татарстан күләмендә дә төрле проектларыгыз бар. Шулар турында да сөйләсәгез иде.
– Ял итәргә 25 мең сумлык сертификат бирү гамәлдә бар. Безнең Татарстанда профсоюз әгъзалары ташламалы юлламалар белән биш санаторийда –  “Васильевский”, “Ижминводы”, “Ливадия”, “Жемчужина”да ял итә ала. Гаилә әгъзалары да ял итү өчен 20 процентлы ташламадан файдалана. Мондый юлламалар белән быел 24 кеше ял итте, 50 процентлы юлламалар белән – 17 кеше. Мин моны зур проект дип саныйм. Моннан тыш республика күләмендә җәйге ялны оештырабыз. Быел җәй Сочига 10 көнгә 38 меңгә барып кайттылар. 45 мең сумлык юлламаның 7 меңен профсоюз күтәрде. Самолет белән барып-кайттылар, юллама бәясенә юл, яшәү, ашау – барысы да кергән. Кемгәдер арзанрак юллама кирәк икән, Анапага автобус белән барып кайттылар. 22 мең сумга юлы, ашау, тору – барысы да исәпләнгән. Әлеге юллама белән рәхәтләнеп диңгездә су коенып, ял итеп кайттылар. Яхшы, уңайлы  4 палубалы теплоходта өч көнлек ял  шулай ук бик әйбәт программа. Ашау, төрле ял программалары, барган шәһәргә сәяхәте оештырылган  күңелле ял ул. Теплоход белән Түбән Новгородка, Самарага  бара алабыз. Юлламаның 75 процентын профсоюз күтәрә. Шуның 50 процентын республика профсоюзы бирә, 25 процентын – район профсоюзы. Бу турыда горурланып әйтә алабыз. Мондый ял башка профсоюзларда юк. Мәгарифтән китсә дә, бюджет системасында эшләгән һәм мәгарифтә кимендә 20 ел стажы (ир-атларга – 25 ел) булган пенсионерларга 10 ел буе 350 сумга кадәр өстәмә пенсия түләнә. Бу профсоюз ярдәме белән гамәлгә кергән программа.
– Өстәмә пенсия буенча сезнең тагын бер программагыз бар бит әле.
– Бу максаттан безнең үзебезнең программа барлыкка килде. Ул “Пенсиягә бонус” дип атала. 2022 елның 1 гыйнварыннан кем пенсиягә китә – шуңа   өч ел дәверендә профсоюз аша 300 сум пенсиягә өстәлеп бирелә. Бу бездә генә. Аз керемле ветераннарга район газетасына бушлай яздырабыз. Аз керемле гаиләләргә кемнең баласы 1нче сыйныфка бара – шуларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бәйрәмнәр уңаеннан аз керемле ветераннарыбызга, профсоюз әгъзаларына күчтәнәчләр өләшәбез. Бик күңелләре була. Быел без гаилә әгъзалары белән самолетта Абхазиягә баруны оештырдык. Районнан 16 кеше 36900 сумга бик рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Төрле экскурсияләр оештырырга тырышабыз. Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, ике юнәлеш буенча Төньяк Кавказга (Чечня, Ингушетия, Осетия, Кабардино-Балкария һ.б.) бардылар. Бик канәгать булып кайттылар. Республика санаторийларында җомга, шимбә, якшәмбе – өч көн ял итү программасы да эшләп килә. Аның 66 процентын профсоюз күтәрә. Мондый табигать кочагындагы төрле чараларга бай ялларда күңелне баетып, уңай энергия алып кайтасың.
– Бүген спорт ярышлары турында да дәшми кала алмыйбыз.
– Спартакиада кысаларында сентябрьдән башлап, апрельгә кадәр, уку елы дәвамында төрле спорт ярышлары оештырабыз. Һәркем үзенә туры килгән төрне сайлап ала. Йөгерә, чаңгыда узыша, йөзә, волейбол, шахмат, шашка уйный, дартс, мылтыктан ата һ.б. Бу бит ярыш кына түгел, бер-берең белән күрешү, аралашу, ял һәм җиңәсең икән инде – мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту да. Менә, мәсәлән, Апаз мәктәбе генә дә соңгы елларны ярышларда җиңеп, бүләккә профсоюз биргән акчага 250 мең сумнан артык кирәкле спорт җиһазлары алды. Мин бу спорт ярышларын кирәкле эш дип саныйм, чөнки ул кеше сәламәтлеге белән бәйле.
– Кеше мәнфәгатьләрен яклап, суд юлында да йөрисез.
– 21 ел эшләү дәверендә суд юлында да йөрим. Стаж, пенсия белән бәйле юридик сораулар туып тора. Шушы эшләгән елларда 200дән артык кешегә ярдәм итә алдым. Телефон аша да мөрәҗәгать итәләр, киләләр дә. Эш белән бәйле булмаган сораулар да бирәләр. Хәлдән килгәнчә булышабыз.
– Һәр өлкәнең уңай яклары белән проблемалары да булмый калмый.
– Проблемаларга килгәндә, иң беренчесе аның – түбән хезмәт хакы. Мәсәлән, уку йортын тәмамлап мәктәпкә килгән һәм 18 сәгать укыткан яшь белгеч иң күбе 18-19 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Әле аның стажы, төрле категорияләре, бүләкләре юк. Дөрес, әгәр дә күп сәгать укытсаң,  күбрәк хезмәт хакы алып була. Ә бит укытуның сыйфаты булырга тиеш. Күбрәк сәгать алган саен, аның сыйфаты да кими. Безнең Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры мәктәпләргә 2 мең укытучы җитми, диде. Чынбарлыкта исә ул сан күпкә күбрәк. Безнең районда һәм Казанда да икешәр ставка 36-40ар сәгать укыткан укытучылар бар. Бик яхшы укытучы булса да, сыйфатлы итеп укыта алмаячак ул. Бу мәсьәләне уңай хәл итмәсәләр, олы яшьтәге укытучылар пенсиягә китеп барса, мәктәпләрдә укытырга кеше дә калмаячак. Көллият була торып, бер укытучы ике башлангыч сыйныфны укыту бездә дә барлыкка килде. Безне бизи торган күренеш түгел бу. Авыл җирендә укыткан укытучының педагогик хезмәт стажын исәпләү турында әйтеп үтәм. Мәсәлән, директор урынбасары булып эшләгән педагог ярты ставкага хезмәт итә. Шул ук вакытта ул берничә сәгать укыта да. Әмма авыл мәктәбендә эшләгән укытучының ничә сәгать укытуы әһәмиятле түгел, ул еллар педагогик стажга керә, аның законы бар.  Әмма Пенсия фонды моны танырга теләми. Шушы мәсьәләне хәл итү өчен күпме суд юлын таптарга туры килә. Соңгы елларны бу мәсьәләне хәл итү кыенлаша бара.
– Элек укытучының абруе бик югары иде.
 – Дөрестән дә шулай иде. Ә хәзер берәр низаг килеп чыга икән, укытучы гаепле. Әти-әни баласын яклый. Элек балалар арасына әти-әни тыкшынмый иде. Елап кайтса, үзең гаепле, диделәр. Шулай итеп, бала үзен якларга өйрәнде, яклауны әти-әнидән эзләмәде. 
– Белем бирү, укыту системасы турында да сөйләшер сүзләр күп. Сүз озынга китә, бу турыда башка вакытта сөйләшербез. Эшегездә уңышлар телибез!
– Форсаттан файдаланып, мәгариф хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы профсоюз көне, мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне, укытучылар көне белән котлыйм! Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тормышта уңышлар телим!
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев