erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

Кеше һәм закон

2021 елның 11 ноябрендәге 201 номерлы Федераль закон нигезендә, элек административ җаваплылыкка тартылган кешенең кабат хокук бозган очракта административ җәзага тартылган дип саналу срогын аныклау максатында РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 4.6нчы маддәсе  яңа редакциядә язылды.

Димәк, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 4.6нчы маддәсенең 1нче  өлеше нигезендә, административ хокук бозган өчен административ җәза билгеләнгән кеше административ җәза билгеләнү турындагы  карар законлы көченә кергән көннән алып, әлеге карар үтәлгән көннән соң 1 ел үткәнче әлеге җәзага тартылган булып исәпләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуның белән бергә, административ хокук бозган өчен административ штрафка тартылган кеше штрафны әлеге карар көченә кергәнче түләсә, карар көченә кергән көннән  алып, административ штраф түләгән көннән 1 ел үткәнче әлеге җәзага тартылган дип санала.

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X