erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Психикасына кадәр үзгәрде баланың

Башкаларның да фикерләрен ишетәсе килә иде.

Тинки-Винки, Дипси, Ляля һәм По. Телепузиклар. Хәтерлисезме бу мультфильмны? Көн саен иртән күрсәтәләр иде аны.

Өч яшьтән алып 12 яшькәчә балаларга диелсә дә, өлкәнрәкләр дә яратып карады аны ул чакта.

Иртүк торып басалар да телевизор каршына килеп утыралар. Бетмичә торып кузгалып та китмиләр, эндәшсәң, сине ишетмиләр дә иде. Бераздан Телепузиклар экраннардан юкка чыкты. Балаларның аңына начар тәэсир ясый, дип аны күрсәтүдән туктадылар. Чыннан да, шуның белән агулана башлаганнар иде бит.

Әмма ул агулану булмаган икән әле. Менә хәзер китте ул балаларның аңына тәэсир ясый, аларны аңгырайта торган мультфильмнар. Элеккеге заманда без, соңрак безнең балалар карап үскән матур фильмнар балаларны бөтенләй дә кызыксындырмый. Танклар, монстрлар, әллә нинди зур корсаклы, шакмаклы башлы, шундый ук шакмаклы гәүдәле, зур тешләре ыржаеп торган (курчакларга кадәр шундый бит хәзер) геройлар, атыш, сугыш, үтереш – менә нинди мультфильмнар хәзер.

Кыска фильмнар да күрсәтәләр әле. Олы кешеләр берсеннән-берсе кыяфәтсез киемнәргә киенеп, бер-берсенә начарлык эшләп, әти-әнисен тыңламыйча, өлкәннәр белән төксе сөйләшеп, кечкенәләрне кыерсытып, әллә нинди тавышлар белән кычкырып, кайберләрендә сүгенеп уйнап йөри. Бер генә тәрбияви күренеш тә юк. Кайвакыт телевизорга күз төшә дә, шаккатып карап торам – моның кадәр дә тиле нәрсәне ничек күрсәтеп була икән? Ә балаларга ошый. Шуны карыйлар. Һәм... тормышта кабатлыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөн бер әни белән сөйләшеп торабыз.

– Психикасына кадәр үзгәрде баланың. Кычкыра, сүзе сүз булмаса, идәнгә ятып, аяклары белән тибенә-тибенә акырып елый, кайвакыт урындыкларга кадәр атып бәрә, стеналарга суга. Борчыла башладым, – ди. – Телевизор галәмәте, дияр идем, балалар бакчасына бармаган вакытта ул бөтенләй икенче. Бакчада бер дә тәрбияви сәгатьләре үткәрмиләр микәнни соң?

Без шулай күнеккән бит инде, берәр кыек җиребез булдымы, икенчеләрне гаепли башлыйбыз. Мәктәп тә, балалар бакчасы да телгә керә. Юк, мин кемнедер гаепләргә дә, мактарга да җыенмыйм. Һәр җирдә үз эшен күңел биреп башкаручылар белән беррәттән бармак аша караучылар да була. Балалар бакчасында да шулай инде ул. Кайберсе көне буе балалар янында үзе дә бала булып бетә. Икенчеләре балаларны үз иркенә куеп, телефонына багланып утыра. Беләм мин андыйларны да. Аз да түгел алар.

Әмма гаиләдә үзебез дә бик дөрес эшләп бетермибез инде. Әти кеше ачулана, әни жәлли яки киресенчә, әнисе ачулана, әтисе баланы яклап чыга. Икең бер сүздә булу кирәктер инде ул. Андый мультфильмнарны карама, дип аяк терәп торырга. Аның тиле уеннары да бар бит әле. Монстрлар белән. Биш минут та түзеп утырып булмый торган. Ә балалар көннәр буе утырырга әзер. Нигә телепузикларны бетергән кебек бу галәмәтләрне дә тыймыйлар икән соң? Әллә җәмгыятькә шуларны карап тилереп беткән аңкы-тиңке кешеләр кирәк микән? Башкаларның да фикерләрен ишетәсе килә иде.

Вәсилә апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре