Һәр мәктәптә шахмат зонасы булсын
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында видеоконференция булды.
Ул илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча булды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк политик советы президиумы комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты.
Татьяна Ларионова илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча грант алу конкурсларында катнашырга чакыра. Мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Грант оту ул өстәмә акчалар, дигән сүз. Узган ел нибары 10 грант кына отылган.
Һәр мәктәптә шахмат зонасын булдыру турында да җитди сөйләшенде.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру турында матбугатта даими рәвештә язмалар биреп бару мәсьәләсе дә күтәрелде. Фотокүргәзмәләр оештыру турында да сүз булды. Нәрсәләр эшләнгәнен халык белеп торырга тиеш.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев