erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел

Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме белән матур бер искә алу кичәсе булды.

Кичәне китапханәче, сценарий авторы Дилә Абдуллина алып барды. Әлмәттән язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин да кайткан иде. “Мин бу очрашуга бик дулкынланып кайттым”, – диде ул. Рафаил Төхфәтуллин Арча районы Яңа Иябаш авылында 1924 елның 1 гыйнварында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Ул чорда укытучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Шуңа да язучы тормышы Күлле-Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр авыллары белән бәйле. Рафаил Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлагач, Донбасска шахтада эшли. Сугыш башлангач, туган ягына кайта.

– Моннан нәкъ 50 ел элек мин Яңа Кенәр авылына килен булып төштем, – дип сөйләде педагог, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Фәйзрахманова. – Кайнанам-әнкәй мине чишмәгә су юлы күрсәтергә алып китте. Бер дүрт-биш йорт узгач тукталып калдык. Шунда әнкәй: “Менә бу йортта атаклы язучы Рафаил Төхфәтуллин яшәде, - дип күрсәтте. - Ә менә монысы әтисе Газиз  нигезе, кайнатаң Фәесхан Рафаил белән дус иделәр”. Фәесхан әткәйнең милициядә эшләгән, ә Рафаил Төхфәтуллинның газетада эшләгән вакыты бу. Улы Рөстәм 1952 елда туа. Рөстәм беренче сыйныфка укырга кергәндә Төхфәтуллиннар гаиләсе Әлмәткә яшәргә күчеп китәләр. Шул чордан сакланган фотолар да бар. 

Халидә ханым экраннан гаилә архивында сакланган кайнатасы Фәесхан белән Рафаил Төхфәтуллинның бергә төшкән фотосурәтне һәм ире Рифат белән Рөстәм Төхфәтуллинның бакчага йөргән балачак фотоларын да күрсәтте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлмәттә язучы редакциядә җаваплы сәркәтип булып эшли. Мәктәп елларыннан ук яза башлаган иҗат эшен дәвам итә. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, тулысынча профессиональ язучылык эшенә алына. Әлмәттә нефтьчеләр, төзүчеләр белән даими аралашу язучының иҗатын киңәйтеп җибәрә. Аның әсәрләренә эшчеләр тормышы, төрле һөнәр, төрле буын кешеләре килеп керә.  Өч дистә ел эчендә әдип пьесалар, повесть, хикәяләр, очерклар яза. 33 китабы дөнья күрә. 
Кичәдә ветеран педагог Шәфигулла Гарипов: “Без тарихны язучыларыбызның әдәби әсәрләрен укымыйча, алар турында белмичә тулысынча өйрәнә, күз алдына китерә алмыйбыз, – дип сөйләде. – Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да үзебезнең татар язучылары турында балаларга белгертеп торырга кирәк. Мәсәлән, дәрескә кергәч, язучының туган көне яки юбилее икән, әлеге шәхес турында берничә җөмлә белән генә булса да искә төшерүдән, шундый әсәрләре бар, укыгыз дип әйтеп үтүдән дәрескә хилафлык килмәячәк. Аларны онытмыйк, әсәрләрен укып торыйк”. 
Авыл китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре язучы әсәрләреннән өзекләрне бик матур итеп уйнап күрсәттеләр. 

Соңыннан сүзне язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин алды. “Мин үзем инженер булгач, ничектер башта әтинең иҗатына бик игътибар итмәдем. Хәтта татар теленә исем китмәде. Иң беренче әтинең иҗатына игътибар иттергән кеше минем укытучым, сыйныф җитәкчем Венера Нәҗиповна булды. 2010 елда безнең мәктәпне тәмамлаганга 40 ел тулды. Сыйныфташлар очраштык. Икенче көнне укытучым Венера Нәҗиповналарга киттем. Ул үз гаиләсе турында китап чыгарган икән. Укытучым белән сөйләшү мине уйландырды. Тиздән әтигә 90 яшь тулачак. Архивны актара, туплый башладым. Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов хатларын күрдем. Әтинең кулъязмаларын баса, бастыра башладым”.

Истәлекләр белән уртаклашып,  әсәрләрен искә төшереп, бик матур очрашу булды.   Журналист, язучы, Кызыл Йолдыз, “Почет билгесе” орденнары иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сугыш ветераны Рафаил Төхфәтуллин 1994 елда 70 яшендә вафат була. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Әлмәтнең зур бер урамына Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелде, ул яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлмәт шәһәр Советының әдәбият, сәнгать, өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә ел саен бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе булдырылды. Шулай ук безнең Арчада да, Яңа Иябаш һәм Яңа Кенәр авылларында да Рафаил Төхфәтуллин исемендәге урамнар бар. 
Ә әсәрләрен укырга кирәк. “Минем җаным китапларымда”, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X