erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рафис Борһанов бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде

Татарстан мәгариф һәм фән министры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.

Май аенда дәресләр тәмамланачак. 8 июньдә республикада — беренче бердәм дәүләт имтиханы, ә 9 июньдә беренче төп дәүләт имтиханы узачак. Төп дәүләт имтиханы быел ике төп сынаудан (математика һәм рус теле) гыйбарәт. Аларны балалар, гадәттәгечә, имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Әлеге процедура законда билгеләнгән, шунлыктан бернәрсәне дә үзгәртмәячәкбез», — дип искәртте спикер.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, имтихан вакытында гамәлдәге барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр дә үтәләчәк. Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар. Ихтыяҗ булса, балаларны берничә агымга бүлү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев