erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рафис Борһанов: Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион белем бирүнең перспективасы турында фикерен белдерде. «Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк», — диде ул туры эфир барышында.

«Без хәзер гел бүгенгечә укыячакбыз дигән сүз түгел, ләкин без беркайчан кичәгечә укымаячакбыз. Анысын төгәл әйтә алам. Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк. Алар бүген үк безгә кайбер процессларны гадиләштереп, аларны нәтиҗәлерәк итеп булуны күрсәтә», — диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, дистанцион укуның иң яхшы яклары киләчәктә дә эшкә җигеләчәк. Федераль белем бирү стандартларына да үзгәрешләр кертелүе ихтимал, дип саный ул.

«Бүген иртән Саклык банкының платформасы турында сөйләшкән идек, анда конкрет предметны блокларга бүлеп тирәнтен өйрәнү бар. Шул ук биологиядән, мәсәлән, ниндидер блок дөрес төзелсә, дүрт сәгать эчендә моның белән тирәнтен шөгыльләнүче сигез сәгатькә алга китә ала. Алайса аны калган дүрт сәгать шушы дәресләрдә тотудан ни мәгънә?!» — ди министр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның фикеренчә, өлгер укучыга Интернет ресурсларын кулланып, бу блокны мөстәкыйль биреп, бу вакыт эчендә теманы бик үк аңлап бетермәгән калган укучыларга игътибар юнәлтеп булыр иде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев