erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәис Мөхәммәтҗанов бүләкләнде

Әлегә бар да мәшһүр Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

“Соңгы ике көндә генә дә район территориясендә 20 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Бу айлык норманың яртысы

диярлек”.

Кар калын булгач яз озак килеп уҗымнарга зыян килмәсме икән, дигән шик тә бар иде. “Без әле кичә генә берничә хуҗалыкның уҗым басуларын карап чыктык, борчылырлык урын юк, уҗымнар исән, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Басулар сәгатьләп үзгәрә, әлегә шартлар бик уңай тора, инде өстәмә тукландырырга өлгергән хуҗалыклар да бар”.

28 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, 12 хуҗалык язгы кыр эшләренә кереште, 16200 гектардагы көзге культураларның 3907 гектары өстәмә тукландырылды. Бу эштә “Игенче” ширкәте өлгерлек күрсәтә, 2000 гектардагы уҗымнарның 1450 гектарын  тукландырырга өлгерделәр инде.

“Курса МТСы”, “Кырлай”, “Северный”, “Яңарыш”, “Кишет”, “Заря” ширкәтләрендә дә уҗымнар шактый мәйданнарда сый алды.

 Хәзерге вакытта район буенча бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 48 килограмм минераль ашлама тупланган. “Северный”да – 91,6, “Кырлай”да – 84,3, “Курса МТСы”нда 80 килограмм туры килә.

23735 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 4268 гектары тукландырылды. Әлегә бу эштә “Северный” ширкәте алда. “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Заря” ширкәтләре дә өлгерлек күрсәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Яңарыш” ширкәтендә язгы кыр эшләре беренчеләрдән булып башлана. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән әлеге хуҗалыкка килгәндә зәп басуларын тырмалауга керешкәннәр иде инде. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков алдынгы механизатор Рәис Мөхәммәтҗановка акчалата премия тапшырды. “Рәискә рәхмәт, һәр эштә алда ул!” – дип мактады. 350 гектарда дым каплатканнар инде. “Басулар сәгатьләп өлгерә, тракторчылар иртән 4 сәгатьтә кырда инде”, – ди җитәкче.

“Курса МТСы”, “Казан-ка”ширкәтләрендә дым каплатуга керештеләр.

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров күңелле яңалыклар белән таныштырды. Кошчылык белән дә шөгыльләнергә керешкән алар. 200 яшь тавык алып кайтканнар. “Урыннары менә дигән, үзебезнең катнаш азык цехы бар. Басуда эшләүчеләргә башка ризык-лар белән пешкән йомырка да чыгарсак, начар булмый бит, ә!” – ди Айдар Сабиров.

Озакламый бройлер чебиләре, каз, үрдәк бәбкәләре алып кайтырга җыеналар. Заманында һәр колхозда тавык, куян фермалары да бар иде. Нигә аларны торгызып җибәрмәскә?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин сыер, кәҗә, бия асраучыларга субсидия акчалары бирелә башлавын хәбәр итте. 140 хуҗалык алган инде, калганнарының документлары тапшырылган, алар да алачак. 3 кеше кечкенә ферма төзү буенча субсидия алган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы, иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы кооператив исеме алу өчен конкурс оештыра. Быелгы җиңүчеләр арасында безнең районнан Ташкичү авыл җирлеге (башлыгы

Ф.Фәйзуллин), Корайван авылыннан Фәнис Әхмәтханов крестьян-фермер хуҗалыгы, Зур Бирәзәдән “Искра” кооперативы (И.Шакиров), Хәсәншәех авылыннан Алисә Зәкиева шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X